Чүпрәле районы Шланга авылында яшәүче Бурчаклылар - күпбалалы гаилә өчен пособие иясе
Татарстан Республикасында авылда яшәп, өченче баласын тапкан, 29 яше тулмаган хатын-кызларга 100 мең сум акча бирелә.
Шланга авылында яшәүче Бурчаклы гаиләсе әлеге пособиене һәм күпбалалы гаилә статусын алган.
Әни кеше — Фәния Данил кызы Шланга авылында туып-үскән. Авылдагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ульяновск шәһәрендәге педагогия колледжында укыган.
Ул елларда параллель рәвештә психолог белгечлеген дә үзләштергән.
Авылга кайткан яшь белгечны авылдагы урта мәктәпкә укытучы итеп эшкә алалар. 7, 8 сыйныф укучыларына рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә Фәния.
Авылдашы Рөстәм белән гаилә коралар. Бер-бер артлы уллары Рәсим, кызлары Рәсилә дөньяга килә. Яшь гаиләне тагын да тулыландырып күптән түгел генә уллары Рәфис тә туа.
Алты яшьлек Рәсимнәре, өч яшьлек Рәсиләләре авылдагы балалар бакчасына йөриләр. Ә кечкенә Рәфил исә әлегә өч айлык. Фәния исә декрет ялында. Гаилә башлыгы Рөстәмнең дә куллары «алтын» — агач эшен дә, кирпеч эшен дә әйбәт белә, төзелештә эшли.
Төп нигездә, яннарында әниләре Мәдинә ханым да яши. Мәдинә ханым ике баласын ялгызы тәрбияләгән, аларга «әти» дә, «әни» дә булырга тырышкан. Шуңа да улының авыл кызына өйләнеп, туган җирендә төпләнеп калуына бик шатланган. Бергәләшеп яңа йорт-җир төзегәннәр, аны зәвыклы итеп җиһазлаганнар.
Әлеге йортта олы буынның тагын бер вәкиле — Мәдинә ханымның әтисе дә яши. Кадыйр абый инде олы яшьтә, авыру, аерым тәрбия таләп итә. Мәдинә ханым белән Фәния, Рөстәм әтиләрен һәм бабаларын кадерләп-хөрмәтлиләр. Өч буын вәкиле бик яхшы аңлашып, матур, тату гомер кичерәләр бер түбә астында.
Яшь гаиләгә район халкын социаль яклау бүлеге аша һәр ай саен бирелә торган пособие дә билгеләнгән.
— Безнең кебек өченче баласын тапкан яшь гаиләләргә билгеләнгән әлеге акчалар — хөкүмәтебезнең олы ярдәме,-ди өч бала әнисе Фәния.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев