Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы прокуроры Олег Гайнетдинов: «Гаилә елында балалар һәм яшьләр хокукларын яклау өлкәсенә зур игътибар биреләчәк»

12 январь - прокуратура хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре.

 Әлеге уңайдан без район прокуроры Олег Гайнетдиновка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Олег Шәрифгалиевич, үзегез белән таныштырып китегез әле.

— Мин 1976 елда, Якутия АССРның Вилюй елгасында гидроэлектростанция төзелеше янындагы «Комсомол төзелеше» дип аталган эшчеләр бистәсендә туганмын. Өти йөк машинасы йөртүчесе булып эшләде, әнием химик-лаборант иде. Алар миңа яшь гвардияче Олег Кошевой хөрмәтенә Олег дигән исем кушканнар, ә гомумән, минем әти-әнием Башкортостанның Караидел районыннан.
70нче еллар азагында безнең гаилә Чаллы шәһәренә күченде, анда мин 1993 елда урта мәктәпне тәмамладым. Балачактан ук спорт белән, башта дзюдо, аннары грек-рим көрәше белән шөгыльләндем, яхшы укыдым.

— Юрист булу яшьлек хыялыгыз идеме?

— Мәктәптә укыган елларымда археолог һәм тарих укытучысы булырга хыялландым. Ләкин Татарстанның 80-90 еллары, бигрәк тә Чаллы һәм Казан, җинаятьчел төркемнәр активлыгы белән аерылып торды. Яшүсмерләрнең күпчелеге бу процесска җәлеп ителгән, балаларның бер өлеше төркемнәргә яки «контораларга» эләгә, калганнары "общак«ка взнослар түли... Җинаятьчелек чәчәк аткан шартларда һәр көн «конторчылар» белән сугышырга, тиз йөгерергә туры килә иде. Шулай итеп, мин балачактан ук үз тормышымны явызлык һәм гаделсезлек белән көрәшүгә багышлаганмын булып чыга.
Мәктәпне тәмамлагач, Чаллы шәһәре мэриясе миңа КДУның юридик факультетына максатчан юллама бирде. 

— Беренче хезмәт чыныгуын кайда алдыгыз?

— 1998 елда прокуратура тикшерүчесе итеп эшкә алдылар һәм берничә ел дәвамында мин кеше үтерү, вазифа һәм икътисади җинаятьләр белән бәйле җинаять эшләрен тикшердем. 2023 елга кадәр җинаятьләрне тикшерүне күзәтү өлкәсендә, Чаллыда һәм Казан шәһәре районнарында, шулай ук, 10 елдан артык республика прокуратурасының үзәк аппаратында төрле вазифаларда эшләдем. «Законга тугрылык өчен» билгесе белән бүләкләндем. 2023 елның 14 февраленнән мин Чүпрәле районы прокуроры вазифасын башкарам.

— Буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез?

— Эштән буш вакытта туризм, җилкәнле спорт белән мавыгам, чаңгы спортын яратам, йөгерүләрдә һәм марафоннарда катнашам. Гаиләм бар, бер кыз һәм ике ул үстерәбез.

— Коллективыгыз турында да сөйләгез әле...

— Чүпрәле районы прокуратурасында 3 хезмәткәр эшли, алар: прокурор, прокурор урынбасары һәм прокурор ярдәмчесе. Шулай ук канцелярия мөдире һәм машина йөртүчебез дә бар. Хәзерге вакытта район прокуроры урынбасары вакантлы. 
Без судта катнашу, Башкарма органнарның эшчәнлеген һәм алар кабул иткән карарларны тикшерүебез белән беррәттән, көн саен гражданнарны да кабул итәбез. Кабул итү район прокуратурасы бинасында гына түгел, ә авыл җирлекләренә һәм предприятиеләргә барып та башкарыла. Анда хокук бозулар, шул исәптән хезмәт хакын түләмәү фактлары, табигатьне саклау законнарын бозулар ачыклана.
Эшебезнең мөһим юнәлешләренең берсе — балигъ булмаганнар һәм яшьләр хокукларын яклау. Прокурор балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең барлык утырышларында катнаша, анда һәр ата-ана һәм бала белән әңгәмә үткәрелә, законсыз тәртипнең нәтиҗәләре аңлатыла, ярдәм сүзләре табыла, ярдәм тәкъдим ителә.
Эш көненең нормалаштырылмавы — безнең эш шарты, ул прокуратура законнары таләпләре белән билгеләнә. Прокуратура эшчәнлеге Россия Федерациясенең Төп Законында каралган һәм берничә юнәлеш белән характерлана, бу — Россия Конституциясен үтәүне һәм ил территориясендә законнарның үтәлешен күзәтү, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен үтәүне күзәтү, шул исәптән балалар, ветераннар һәм инвалидлар хокукларын яклау, хезмәт хокукларын яклау, җинаять эзәрлекләүләрен гамәлгә ашыру һәм дәүләт гаепләүләрен саклау, җинаятьчелеккә һәм коррупциягә каршы көрәш буенча хокук саклау органнары эшчәнлеген координацияләү, башка функцияләр.

— 2023 елны нинди күрсәткечләр белән тәмамладыгыз?

— Чүпрәле районы прокуратурасы 2023 елда хокукларны торгызу һәм законлылыкны ныгыту буенча нәтиҗәле эш башкарды. Узган елда федераль һәм региональ законнарны, шул исәптән пенсия законнары, инвалидлар һәм өлкәннәр хокукларын яклау, хезмәт хокуклары, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәү өлкәсендә, шулай ук икътисад өлкәсендә 550 закон бозу очрагы ачыкланган, үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча 77 протест китерелгән, ачыкланган закон бозуларны бетерү максатыннан судка 31 дәгъва җибәрелгән, 181 представление һәм 7 кисәтү кертелгән. Моннан тыш, җинаять-процессуаль эшчәнлекне күзәтү кысаларында 86 закон бозу очрагы ачыкланган, 79 җинаять эше буенча гаепләү хупланган.

— Яшь буынга ниләр теләр идегез?

— Яшь буынга өйдә компьютерлар һәм гаджетлар артында утырмыйча, күбрәк спорт белән шөгыльләнүләрен теләр идем. 2024 елда, Гаилә елында, район прокуратурасы нәкъ менә балалар һәм яшьләр хокукларын яклау өлкәсенә зур игътибар бирәчәк, бер үк вакытта районның спорт һәм иҗтимагый чараларында да катнашырга өметләнәбез.

— Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан коллегаларыгызга ниләр теләр идегез?

— Коллегаларыма сәламәтлек телим, ә гражданнарга барлык бәхәсләрне закон һәм яхшы мөгамәләдә хәл итүләрен теләр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев