Чүпрәле районы прокуратурасы 2024 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады
Олег Гайнетдинов: «Гражданнарның, шул исәптән балигъ булмаганнарның һәм социаль якланмаган категорияләрнең хокукларын яклау дәвам итәчәк»
Чүпрәле районы прокуратурасы 2024 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Без дә район прокуроры Олег Гайнетдиновка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
—Олег Шәрифгалеевич, белгәнебезчә, прокуратура эшенең төп юнәлешләренеңберсе булып балигъ булмаганнар турындагы законнарның үтәлешен контрольдә тоту тра. 2024 елда бу өлкәлә закон бозулар күзәтелдеме?
— 2024 елда район прокуратурасы тарафыннан балигъ булмаганнар турындагы Законны бозуның 172 очрагы ачыкланды.
Әйтик, язгы сезон җитү белән прокуратура яшьләр өчен уен һәм спорт мәйданчыкларын тикшерде, тикшерү барышында куркынычсызлык таләпләренә туры килми торган берничә мәйданчык табылды. Тискәре нәтиҗәләргә юл куймау максатыннан прокуратура әлеге балалар һәм спорт объектлары милекчеләре адресына тәкъдимнәр кертте, хокук бозулар бетерелде.
Туклануны оештыруда кануннарның үтәлешен тикшерү кысаларында районның 6 мәгариф оешмасында санитария нормаларын һәм кагыйдәләрен бозулар ачыкланды. Анда да кичекмәстән прокурор чаралары күрелде, хокук бозулар бетерелде, гаепле вазыйфаи затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Мәктәпкәчә оешмаларның ике җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылды.
—Безнең районда балигъ булмаганнарга җинаятьчел янаулар күзәтеләме?
— 2024 елда район территориясендә балигъ булмаганнарга карата 7 җинаять кылынган, шуның берсе — Түбән Чәке мәктәбендә кар төшүдән баланың зыян күрүе. Шулай ук, балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаять фактлары да бар. Йортка үтеп керү, урлау факты теркәлде үткән ел.
Бу уңайдан прокуратура тарафыннан 49 җинаять эше буенча гаепләү хупланды, барлык гаепле затлар җинаять җаваплылыгына тартылды.
2024 елда район прокуратурасы судка гражданнарның хезмәт хокукларын яклау, медицина ярдәменнән файдалану хокукын яклау, балигъ булмаганнарның, шулай ук, күп балалы гаиләләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча дәгъва гаризалары да юллады.
Шулай ук, җинаятьләрдән зыян күргән гражданнарны яклау буенча да дәгъва эше алып барылды. Әйтик, Хабаровск крае судына дроппердан (арадашчыдан) Чүпрәле районында яшәүче хатын-кыздан нигезсез баю юлы белән алынган акчаларны түләтү турында дәгъва гаризасы юлланды.
Узган елда район прокуратурасы тарафыннан инвалидларны, шул исәптән балигъ булмаган инвалидларны дару препаратлары һәм дәвалау туклануы белән тәэмин итү буенча билгеле бер эш башкарылды.
Балигъ булмаган баланы дару препараты белән тәэмин итү турында күрсәтмә кертелде, шулай ук, судка, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына инвалидны дәвалау туклануы белән тәэмин итү бурычы турында дәгъва гаризалары җибәрелде.
—Террорчылыкка, коррупциягә каршы тору, таррордан саклану чараларын үтәүгә контрольлек итүдә һәм башка шундый өлкәләрдә район проуратурасы нинди эшләр башкарды?
— Район прокуратурасы тарафыннан социаль инфраструктура объектларының террорчылыктан саклануын тәэмин итү буенча билгеле бер эш башкарылды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча закон бозуларны бетерү турында 6 күрсәтмә кертелде, административ хокук бозу турында 1 эш кузгатылды, 1 дәгъва гаризасы судка җибәрелде.
Прокуратураның әлеге актлары каралды һәм канәгатьләндерелде, хокук бозулар бетерелде.
Ел ахырында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрына башкалага муниципальара маршрут оештыру мәсьәләсе буенча тәкъдимнәр кертелде.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә район прокуратурасы керткән күрсәтмә нәтиҗәләре буенча бер торак пункт су белән тәэмин ителде.
Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дә билгеле бер эш башкарылды, 13 закон бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән җинаять канунында.
Табигатьне саклау законнары өлкәсендә район прокуратурасы тарафыннан кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә өч санкцияләнмәгән чүплек бетерелде. Моннан тыш, район прокуратурасы тарафыннан кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә оешмаларның 280 хезмәткәренә өстәмә эш өчен түләүләр башкарылды. Төрле өлкәләрдә хокук бозуларны профилактикалау буенча эш алып барылды.
Район прокуратурасы хезмәткәрләре мәгариф оешмаларында һәм гражданнар җыеннарында лекцияләр дә укыдылар.
—Әңгәмәгез өчен рәхмәт. 2025 елда да район прокуратурасына эшчәнлегендә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев