Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында яңа кибет булачак
«Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзелеше» республика программасы буенча Кече Чынлы авылында яңа кибет төзелеп килә.
Кибет бинасын төзү эшләренә Буа районының «Вегастрой» төзелеш җәмгыяте эшчеләре алынган. Әлеге оешма райондашларыбызга яхшы таныш. Районның күп кенә объектлары да оешманың уңган төзүчеләре ярдәме белән төзекләндерелде һәм сафка басты.
— Кече Чынлы авылында урта мәктәпне төзекләндерүдә дә безнең егетләребез эшли. Авылдагы мәдәният йортына да төзекләндерү эшләрен без башкарган идек,-ди бу уңайдан «Вегастрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең төзү-монтаж эшләре мастеры Нияз Мохитов.
Биредә эшләр агымдагы елда июль урталарында башланып киткән. Башлап котлован казылган, аннан 5-6 көн эчендә булачак кибетнең нигезе — бетоннан фундамент салынган.
Без бирегә килгәндә исә оешма хезмәткәрләре Ринат Измаилов, Фердинанд Гафуров, Илдус Камалов, Ильнур Ибатулин, Ринат Җәббаров, Алексей Сафронов бинаның стеналарын күтәрә башлаганнар иде.
Булачак кибетнең түбәсен ябу, эчен ясау эшләрен дә «Вегастрой» җәмгыяте төзүчеләре башкарачак.
Кече Чынлы авылында төзелүче әлеге кибет бинасы авылда республика программасы буенча төзелүче беренче сәүдә ноктасы.
Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов әйтүенчә, авылда берничә ел элек биш кибет халыкка хезмәт күрсәткән. Әмма соңгы елларда кибетләрнең өчесе ябылган, бүгенге көндә икесе генә халыкка хезмәт күрсәтә.
Кече Чынлы районда зур авылларның берсе булып санала, биредә ... йорт исәпләнә, авылда... халык яши. Авыл район үзәгеннән... км ераклыкта урнашкан. Шуңа да әлеге республика программасы нигезендә төзелүче кибет авыл халкы өчен бик кирәкле булачак.
— Әлеге кибет бинасы исә авыл җирлеге карамагындагы җирдә урнаша һәм сату-алу эше белән шөгыльләнергә теләүче өчен арендага биреләчәк,-ди Гомәр Халитов. — Төзүче егтләребез уңганнар, эшне дә кызу тоталар, сыйфатлы итеп тә төзиләр.
Сәүдә ноктасының стеналары кирпечтән өелә. 64 квадрат метрлы (8×8 м) сәүдә павильоны булган объектны көзен файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Сату-алу өлкәсендә үз эшен ачарга теләгән һәркем авыл җирлеге башлыгына мцрщьщгат итә ала.
Тиздән кибет бинасы төзелеп бетеп, сафка басачак һәм анда сатучылар өчен дә, сатып алучылар өчен дә бөтен шартлар да булачак, дип ышандыралар төзүче егетләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев