Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Городище авылының волонтерлары 60тан артык маскировка челтәре үргәннәр

Маскировка челтәрләре үрүчеләрнең күпчелегенең якыннары махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

Городище авылының изге күңелле волонтерлары бүгенге көндә 60тан артык маскировка челтәрен үреп, махсус хәрби операция зонасына озатканнар.

–Маскировка челтәрләре үрү эшендә авылыбызның уңган хатын-кызлары: Елена Кириллова, Антонина Романова, Людмила Нятунова, Ольга Кизина, Зинаида Усмендеева, Анатолий Сеслюков, Александра Никонорова, Татьяна Хрисанова, Анатолий Юркин, Зинаида Храмова, Марина Портнова, Татьяна Чугунова, Людмила Миронова, Ирина Каранкина, Галина Храмова, Любовь Акушева, Зоя Гордеева катнаша, каркасларны ясап бирүдә Захар белән Рәмис Арифуллов ярдәм иттеләр,-ди “Җиңү челтәрләре үрәбез” төркеме җитәкчесе Елена Кириллова.

Социаль челтәрләрдә аларның үз төркемнәре бар, биредә алар барлык игъланнарны урнаштыралар, башкарган эшләренә хисап та тоталар, ярдәм кирәк булган очракта авылдашларына, авылдан чыккан, бүгенге көндә читтә яшәүче якташларына мөрәҗәгать итәләр.

Маскировка челтәрләре үрүчеләрнең күпчелегенең якыннары махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Шуңа да әлеге изге гамәлләрен вөҗдан бурычы дип саныйлар, маскировка челтәрен үргәндә йөрәк җылысын да кушалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев