Чүпрәле районы Городище авылында мәдәни-спорт чаралары гөрләде
Чаралар Россия халыклары бердәмлеге, Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Ватанны саклаучылар көненә багышлап үткәрелде.
Бәйрәм кунаклары: район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм Чувашия Республикасының атказанган төзүчесе, якташыбыз Петр Кадуков чарада катнашучыларны бәйрәмнәр белән котладылар, җылы теләкләрен җиткерделәр.
–Бүгенге көндә райондаш егетләребез илебез киңлекләрендә Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтиләр. Махсус хәрби операция зонасында 300дән артык хәрби илебез иминлеген саклауда көч куя. Батыр уллар тәрбияләгән әти-әниләргә олы рәхмәтлебез. Тылда да райондашларыбыз олы хезмәт башкара, волонтерларыбыз Җиңүгә үз өлешен кертә,- дип билгеләп үтте Айрат Җәлалов чыгышында.
Якташыбыз Петр Кадуков тарихның кабатлануын ассызыклады. “Бөек Ватан сугышында ата-бабаларыбыз, хатын-кызлар Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән булсалар, бүген аларның фидакарьлеген ир-егетләребез, авыл кешеләре дәвам итә, - диде ул һәм һәркемгә игелекле эшләре өчен рәхмәтләрен әйтте.
Городищеда да, районыбызның башка авылларындагы кебек үк, волонтерлар тупланып, маскировка челтәрләре үрүне, окоп шәмнәре ясауны, өйдә токмач кисүне, һ.б, һ.б. җайга салганнар. Гуманитар ярдәм җыю эшендә катнашучыларга Петр Кадуков авылдашлары, якташыбыз «Тус» кампаниясенең генераль директоры Николай Угаслов исеменнән рәхмәтләр җиткереп, бүләкләр тапшырды. Бу көнне иң өлкән волонтерны– .... 75 яше тулуы белән дә хөрмәтләделәр.
“Җиңү челтәрләре үрәбез” (“Плетем сети Победы”) волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Кириллова исә эшчәнлекләре турында сөйләде.
Бәйрәмнең икенче өлеше урамда Май чабу (Масленица) бәйрәме белән дәвам итте, анда авыл үзешчәннәре һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, уеннар гөрләде. Самоварларда чәй кайнап торды, авыл халкы, кунаклар тәмле коймаклардан авыз итте.
Хоккей мәйданчыгында “Тус” кампаниясенең һәм Городище авылының командалары арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә дусларча турнир узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев