Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров бүләкләр тапшырды

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Бүген, 2024 елның 11 июнендә, чираттагы эшлекле киңәшмәдә ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров бүләкләр тапшырды.

II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» Россия Федерациясе Оборона министрлыгы медале белән махсус хәрби операциядә катнашучы Фәнис Хәйруллин бүләкләнде.

Чүпрәле муниципаль районы халкын социаль яклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм социаль хезмәткәр көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән Йосыпова Зөлфия Иршат кызы бүләкләнде.

Ул озак еллар районның социаль яклау идарәсе начальнигы булып эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев