Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әзер

Язгы чәчү башланырга да вакыт аз калып бара. Махсус комиссия район хуҗалыкларында, агрофирма филиалларында һәм КФХларда булып, андагы техниканың һәм тагылмаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.

Шушы көннәрдә составында Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналарның һәм техниканың башка төрләренең техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы Альберт Борһанов, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе белгече Илнур Җамалетдинов, район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Талгать Халитовны, ТР Дәүләт техника күзәтчелегенең район буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхаттаровны, “Россельхозцент”ның район филиалы җитәкчесе Исламетдин Низамовны берләштергән комиссия райондагы АПК оешмалары арасында 2023 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс үткәрде.

Комиссия чәчү техникасын кабул итүне “Агро Вест” җәмгыятеннән башла, аннары “Цильна”, “Чүпрәле Рассвет Агро”, “АгроТрансПорт” җәмгыятьләрендә һәм “Мәхмүтов И.Ф.”, “Низамов А. А.” крестьян-фермер хуҗалыкларында  булдылар.

Комиссия тарафыннан чәчү техникасы тикшерелде. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәүгә, техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүгә, техника һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрүгә бирелде аеруча зур игътибар бирелде. Шулай ук чәчү техникасының әзерлегенә һәм аларны тиешле рөхсәте булган механизаторлары белән тәэмин итү дә игътибар үзәгендә иде. Белгечләрнең һәм механизаторларның игътибары тракторларны прицеп агрегатлары составында куркынычсыз эксплуатацияләүгә, шулай ук габариттан тыш техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүгә юнәлтелде, комиссия әгъзалары тагын бер тапкыр прицеп агрегатлары булган тракторларны, габариттан тыш техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев