Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район үзәгендә митинг булды

Митинг сугыш хәрәкәтләре ветераннары истәлегенә багышланды.

1 июль Россиядә истәлекле дата - сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне илебездә Ватанны саклаган, аның мәнфәгатьләрен яклаган, хәрби һәм гражданлык бурычын намус белән үтәгәннәрне хөрмәтлиләр.

Район үзәгендәге Геройлар Аллеясындагы сугышчы-интернационалистлар монументы янына сугыш хәрәкәтләре ветераннары, кыска вакытлы ялга кайкан махсус хәрби операциядә катнашучылар, солдатларның туганнары, хакимият һәм оешма вәкилләре җыелды.

Район башлыгы Марат Гафаров, кунаклар, район җитәкчеләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, яшь армиячеләр, традиция буенча, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар һәм Әфганстанда, Чечняда, махсус хәрби операция барышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Район башлыгы Марат Гафаров, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин тантанада чыгыш ясап, сугыш хәрәкәте ветераннарына илебез мәнфәгатьләрен яклауда үзләреннән зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр, аларга исәнлек-саулык теләделәр. Митингта, шулай ук, сугышчы-интернационалистлар оешмасы рәисе Виктор Петухов, Чечняда узган сугыш хәрәкәтләре ветераны Данил Ефимов һәм әфганчы Илдар Азизовның әнисе Вера Азизова да чыгыш ясап, үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.

Чара барышында район башлыгы Марат Гафаров һәм хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Мансур Илдус улы Насыйбулловның “Батырлык” орденын аның әтисе Илдус Насыйбулловка тапшырдылар.

Митинг вакытында, шулай ук, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, ВДВның 104 нче дивизиясе командирының Рәхмәт хатлары, сугыш хәрәкәтләре ветераннарының, запастагы хәрби хезмәткәрләрнең, “Щит Отечества” ТР гаскәрләренең башка төрләренең региональ иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары, “Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләренә 25 ел” истәлекле медальләре, “Чечня сугышы ветераны” билгеләре тапшырылды.

Белешмә

Мансур Насыйбуллов Чепкас-Ильмәт авылыннан. Авылдагы мәктәпне тәмамлаганнан соң райондагы техникумда белем ала. Хәрби бурычын Мәскәү өлкәсендә, Ногинск шәһәрендәге хәрби частьләрнең берсендә үтә. Илдә мобилизация башлангач беренчеләрдән булып мобилизацияләнә. ... батырларча һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев