Чүпрәле мәктәпләрендә “Беренче кыңгырау” чыңлады
Чүпрәле районының 29 белем бирү учреждениесе яңа уку елында үз укучыларын кабул итә башлады. Мәктәпләргә 1883 укучы килде, шуларның 148е – беренче сыйныфка.
Районның белем бирү учреждениеләрендә “Белем көне”нә багышланган тантаналы линейкалар узды. Традицион рәвештә укучылар өчен “Тынычлык дәресе” үткәрелде.
Район башлыгы Марат Гафаров һәм Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин Кече Чынлы һәм 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәпләрендә узган тантаналы линейкаларда катнаштылар. Ринат Гайзатуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 1 сентябрь – Белем көне уңаеннан укучыларга һәм педагогик коллективларга юлланган тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Кунаклар, шулай ук, укучыларны һәм педагогик составны яңа уку елы белән котладылар.
“Чүпрәле күптармаклы технологияләр техникумы” студентларын һәм педагогик коллективны беренче кыңгырау һәм белем көне белән тәбрикләргә район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов килгән иде. Әйтергә кирәк, бу көнне барлык мәктәпләрдәге тантаналы чараларда районның төрле оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Алар барысы да бу уку елының укучылар өчен яңа белем, яңа ачышлар елы булуын, уңышлар теләделәр.
Кече Чынлы урта мәктәбендә
Кече Чынлы урта мәктәбендә агымдагы 2022-2023 уку елында 82 укучы белем алачак, 1нче сыйныфка быел 6 бала килгән. Мәктәп базасында оештырылган балалар бакчасына 15 бала кабул ителгән. Тантаналы линейка барышында 1 сыйныфка килгән барлык укучыларга да тантаналы төстә портфельләр, бүләкләр, шулай ук, уку алдынгыларына, мәктәп тормышында актив катнашучы укучыларга Грамоталар, Дипломнар тапшырылды.
Беренче кыңгырауны тантаналы линейкада 11 сыйныф укучысы Илназ Бикбаев һәм 1 сыйныф укучысы Язилә Хәлилова чыңлаттылар.
Быел мәктәпнең ашханәсендә капиталь ремонт үткәрелгән. Ашханәнең барлык җиһазлары да заманча яңартылган, туклану өчен укучыларга барлык уңайлы шартлар да булдырылган. Шулай ук, “Үсеш ноктасы” федераль илкүләм проекты буенча биология, химия кабинетларында ремонт оештырылган, биредә, шулай ук, заманча яңартылган лабораторияләр һәм җиһазлар да булачак.
1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә
Чүпрәле районының иң зур мәктәбе булган һәм район үзәгендә урнашкан 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 458 укучысы бар. Быелгы уку елында мәктәптә ике 1 сыйныф тупланган, анда 36 укучы белем алачак.
Мәктәп талантлы, төрле олимпиада призерлары булган укучылары белән дә дан тота. Бердәм дәүләт имтиханнарына керәчәк укучыларның күпчелеге дә әлеге мәктәптә белем ала һәм тәрбияләнә. Мәктәп директоры Лилия Нәсыйбуллина да үзенең чыгышында укучылары белән горурлануын җиткерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.
Техникумда
Чүпрәле районының күптармаклы технологияләр техникумында 2022-23 уку елында 248 студент төрле белгечлек буенча белем алачак. Бүгенге көнгә техникумда 50 студент беренче курска кабул ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев