Чүпрәле мәктәп укучылары арасында «Мәктәп волейбол лигасы» узды
Турнир башланыр алдыннан 2024-2025 елгы «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатында катнашучы командаларга баскетбол туплары бирелде
«Мәктәп волейбол лигасы» республика турниры кысаларында район мәктәпләренең егетләр командалары арасында волейбол ярышларының муниципаль этабы узды.
Турнир башланыр алдыннан 2024-2025 елгы «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатында катнашучы командаларга баскетбол туплары бирелде. Баскетбол туплары Иске Чүпрәле күппрофильле лицее, 1 санлы Иске Чүпрәле, Шланга урта мәктәбе егетләре, Яңа Элмәле, Шланга һәм Зур Аксу урта мәктәпләре кызлар командаларына тапшырылды.
Турнирда 14 команда катнашты. Командалар 3 төркемгә бүленеп, башлап районның төрле спорт комплексларында уйнадылар. 1, 2, 3 урыннар өчен финал уеннары «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында узды.
Волейбол ярышлары кысаларында ГТО мобиль мәйданчыгы да эшләде.
Яшүсмерләр командалары арасында беренчелекне 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе егетләре яулады. Икенче урында — Иске Шәйморза урта мәктәбенең яшь волейболчылары. Өченче урынга Зур Аксу урта мәктәбе командасы лаек булды.
Җиңүче командаларга Грамоталар, медальләр тапшырылды.
Шулай ук, турнирның судьялары Фәрит Садыйковка һәм Валерий Юмановка район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары бирелде.
Муниципаль этапта җиңгән команда турнирның зона этабында районыбыз данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев