Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле игенчеләре алдында быел 42 мең гектардан артык мәйданда язгы чәчү үткәрү максаты тора

Район аграрийлары язгы чәчү кампаниясен башладылар

«Цильна» һәм «Чүпрәле — Рассвет Агро» җәмгыятьләре язгы чәчүгә беренчеләрдән булып керештеләр. Аннан «Бикчуров Р. А.», «Низамов А. А.», «Махмутов И. Ф» крестьян-фермер хуҗалыклары һәм «АгроТрансПорт» җәмгыяте хезмәтчәннәре дә чәчә башладылар. 

Ел туйдырачак, дулкынландыргыч мизгелләрне күрер өчен «Цильна» җәмгыятенә килдек. Монда 205 гектар мәйданны биләгән басуда Рәмис Айнуллов шикәр чөгендере орлыкларын җир куенына күмдерә. Рөстәм Хамдиев исә орлыкларны чәчкечләргә салырга ярдәм итеп тора. Бу ир- егетләргә шикәр чөгендерен көзен казытып алып, кагатларга салу, заводларга озату эшләре дә йөкләнә икән. Шуңа да соңгы нәтиҗә өчен җаваплы булып, тырышып хезмәт куюлары.

Механизатор Камиль Камалов арпа культурасын чәчүгә чыккан. Әлегә ул 100 гектар мәйданны биләгән басуда эшли иде.

Чәчү эшләре җәмгыятьтә ике сменада оештырылган. Төнге сменада исә Камилне Айрат Яфизов алмаштырачак.

— «Иртә язда чәчкән — откан», дип халык юкка гына әйтмәгән. Шуны истә тотып, еллар дәвамында тупланган тәҗрибәбезгә дә таянып, быел да басуларга кар китү белән үк чыктык. Башлап салкынча көннәрдән файдаланып, уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландырдык. Булачак уңышның язмышы механизаторларның, белгечләрнең килешеп, киңәшләшеп эшләүләренә дә бәйле,-ди җәмгыять директоры урынбасары Рәис Рәимов.

Бүгенге көнгә җәмгыятьтә 1435 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үләннәрне тукландыру, 690 гектардагы көзге культураларны минераль ашламалар белән эшкәртү төгәлләнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев