Чүпрәле янгын сүндерү хезмәтендә кыю ир-егетләр эшли
Россия янгын күзәтчелеге службасы оешуга 377 ел тулды
Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен ел саен 30 апрельдә билгеләп үтәләр. Әлеге уңайдан райондагы 114 янгын-коткару бүлегендә тантаналы чара узды.
Бүгенге көндә райондагы 114 янгын сүндерү-коткару частендә 40 райондашыбыз хезмәт куя. Гарнизон составында дүрт янгын сүндерү хезмәте – коткаручылар, ЕДДС, Гражданнар оборонасы һәм районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге эшли. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен районда һәм авыл җирлекләрендә ирекле янгын сүндерү сагы да бар.
114 янгын сүндерү-коткару гарнизоны эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып табигый бәла-казаларны һәм техноген аварияләрне кисәтү, янгыннарны профилактикалау, шулай ук, су объектларында халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар үткәрү тора.
Янгын сүндерүчеләрнең сменасы тәүлек буе дәвам итә. Биредә булганнан соң, моның гади эш урыны гына түгеллеген аңлыйсың. Оешмада тәүлек буе кизү торган хезмәткәрләр өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Янгын сүндерү машинасы гына да үзе бер җиһазлар склады диярсең: гап-гади ут сүндергечтән башлап, кысылган һава белән баллоннар, бик югары температурага да чыдам саклану киеме, чүкеч, озын рукавлар (халык телендә шланг), ишекләрне ачып керер өчен махсус җайланмалар...
Бәйрәм уңаеннан янгын сүндерүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм часть начальнигы Александр Мердеев котлады, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, иминлек һәм гаилә бәхете теләделәр.
Чара барышында бүләкләр дә тапшырылды: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе янгын-коткару отрядының 8 янгын-коткару отрядының 114 янгын-коткару часте җитәкчесе Александр Витальевич Мердеев, янгын сүндерүчеләр: Алексей Николаевич Хрисанов, Владимир Хамисович Сабитов, Сергей Владимирович Ишмуков район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр; янгын сүндерү автомобиле шоферлары Ришат Фазылҗан улы Садыйков, Олег Валерьянович Петрянкинга, янгын сүндерүче Николай Евгеньевич Фадеевка район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Янгын сүндерү-коткару часте ветераны Мидихәт Абзал улы Җәлалов Чүпрәле районы оешуга 95 ел тулу уңаеннан истәлекле медаль белән бүләкләнде.
Дәвам итеп
Райондагы 114 янгын сүндерү-коткару частендә 3 берәмлек янгын сүндерү автоцистернасы, оператив автомобиль, КамАЗ йөк автомобиле, кыр кухнясы, “Хонда” һәм “Чемпион” янгын сүндерү мотопомпалары, газ-төтеннән саклау хезмәте посты бар. Частьның элемтә пункты өр-яңа компьютер технологияләре белән җиһазландырылган. Янгын сүндерү часте авария-коткару эшләрен башкаруга аттестация алган. Сменада 8-9 кеше дежур тора, алар төрле һәлакәтләргә, бәла-казаларга чыга, төрле тикшерүләр һәм профилактикалар үткәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев