Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле автоинспекторлары яктылык кайтаручы элементлар куллану гомерне саклавын искәртә

Яктылыкны кайтаручы элементлар (СВЭ) куллану җәяүлеләргә торак пунктларда йөргәндә дә тәкъдим ителә.

Мәсәлән, фаралар яктысы кабызылган автомобиль хәрәкәт иткәндә, шофер караңгыда җәяүлене 50 метр ераклыкта гына күрә ала. Әмма бу арада күреп, җәяүлене бәрдермәс өчен тормозга салып, машинаны туктату өчен бу гына җитми. Әгәр җәяүленең киемендә яктылык кайтаручы элемент булса, бу ара 200 метрга кадәр арта.

Яктылык кайтаргычсыз еракта фонарьлар яктысында җәяүле машина йөртүчегә 100 метр ераклыкта, ә әлеге элементлардан файдаланып – 350 метр ераклыкта күренәчәк. Яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын 65 процентка киметә.

Район автоинспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев