Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле терлекчеләре тәҗрибә өйрәнә

"Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Шланга һәм Мунчәли филиалларында үткән чираттагы семинарда район терлекчеләренә күрсәтерлек эш тәҗрибәсе һәм уңай динамика бар иде.

Филиал директоры Рәис Шәрәфетдинов авыл хуҗалыгында тәҗрибәле кеше. Аның турында хезмәттәшләреннән дә мактау сүзләре генә ишетәсең. Сүзен җилгә очырмый торган җитәкче һәр эш участогында конкрет нәтиҗәләргә ирешүне тәэмин итү өчен барлык резервлардан оста файдалана белә. Әлеге филиалның товарлыклы- сөтчелек фермасында 120 баш савым сыер асрала. Савымчыларның уртак тырышлыгы белән аларның һәркайсыннан тәүлек саен уртача 15,5 килограмм югары сыйфатлы сөт җитештерелә. Район башлыгы Александр Шадриков тарафыннан максат итеп куелган бурыч- ел дәвамында һәр сыердан 5500 килограмм сөт савуны да әлеге коллектив намус белән тормышка ашыра. "Монда үрнәк алырлык хезмәтчәннәр күп. Барыннан да элек фермадагы хезмәт дисциплинасының нык булуын әйтергә кирәк. Сөт терлекләрен асрау һәм ашату, сыерларны бозаулату, яшь үрчемне карап үстерү технологияләре төгәл үтәлә. Рационда каралган азыклар сыйфатлы һәм маллар алдына җитәрлек күләмдә салына",- ди агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов. Шунысы да игътибарга лаек, ферма бинасының эче һәм сыерларның чисталыгына карап сокланмаслык түгел. "Атнаның һәр җомгасында санитар көн уздырабыз",- диләр ферма эшчәннәре. Анысы шулайдыр, әмма мондый чисталык өчен һәр көнне хезмәт куймасаң аңа ирешеп тә булмас иде. "Малларның чисталыгына карап һәр савымчының хезмәт хакына ике мең сум акча өстәп бирәбез, могаен мондый материаль кызыксындыру чарасының да тәэсире юк түгелдер",- ди Рәис Шәрәфетдинов. Шул ук көнне семинарда катнашучылар әлеге агрофирманың Мунчәли филиалында да булдылар. Филиал җитәкчесе Дамир Салихов терлекчелек тармагының эшчәнлеге белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, малларны уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык запасы бар. Бүгенге көндә һәр сыердан тәүлек саен 12 килограмм сөт савыла, мөгезле эре терләрнең дә тәүлеклек үсеше 650 граммга җитә. Кышкы чорда малларның продуктлылыгын киметмәү өчен агро идарәнең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов һәм баш ветеринария табибы Айрат Иматдинов үзләренең киңәшләрен бирделәр. Россиянең кайбер төбәкләрендә Африка чумасы янә баш калкыта икән. Шушы уңайдан баш ветеринар чит республикалардан һәм өлкәләрдән дуңгыз балалары сатып алмаска һәм бу хәбәрне район халкына да җиткерергә тәкъдим ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы