Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр “Татарстан чаңгы юлы – 2022” ярышларына чыкты

“Татарстан чаңгы юлы - 2022” кысаларында районның яңа чаңгы базасында зур спорт бәйрәме узды.

“Татарстан чаңгы юлы – 2022” ярышларын үткәрү кысаларында ГТО кышкы фестиваленең муниципаль этабы үткәрелде. Анда мәгариф учреждениеләре укучылары, оешма һәм учреждениеләр хезмәткәрләре, район җитәкчеләре катнашты.

 

Ярышларда профессиональ чаңгычылар да, һәвәскәрләр дә катнашты. Стартка мәктәп укучылары, техникум студентлары, пенсионерлар, район оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре чыкты.

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Марат Гафаров чаңгы спортын яратучыларны “Татарстан чаңгы юлы - 2022” традицион кышкы бәйрәме белән котлады һәм җиңел старт һәм җиңүле финиш теләде.

2021 елда Тест үзәге тарафыннан хезмәткә һәм оборонага әзер комплексны гамәлгә ашыру эше актив алып барылды. Үткән ел йомгаклары буенча безнең  район Татарстан Республикасында  3нче урынны алды һәм “ГТО алдынгысы” исеменә лаек булды.

Ярышлар башланыр алдыннан Хезмәт һәм оборонага әзер Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләр ияләре бүләкләнде. Марат Гафаров ГТОның алтын билгеләрен Ранис Латыйповка (Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге полиция башлыгы урынбасары), Артем Абрамовка  (Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары), Радик Багаутдиновка (район Советы аппаратының оештыру бүлеге башлыгы), Сергей Кузьминга (кече полиция лейтенанты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге сорау алучысы),  Ленар Айзатуллинга (җинаять эзләү бүлегенең вәкаләтле вәкиле, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең полиция өлкән лейтенанты), Светлана Антиповага (балалар сәнгать мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары), Наталья  Михайловага ("Поселокара китапханә" муниципаль бюджет оешмасының балалар белән эшләү буенча директор урынбасары), Наталья Пустынинага (Чуаш Бизнәсе авыл китапханәсе мөдире), Румия Насыйбуллинага (район мәдәният йортының клуб эше буенча белгече), Фәнил Җамалдиновка (Ак Барс Банкының сату офисы җитәкчесе) тапшырды.

Чаңгы ярышлары башта укучылар арасында узды. Аннары инде төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар, пенсионерлар һәм җитәкчеләр ярышты.

Ярышлар тәмамлангач, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Аларга Грамоталар, медальләр һәм шапка-бүләкләр тапшырылды.

Ярышларда яше буенча иң өлкән дип Владимир Ильин (Городище, 71 яшь), ә иң яшь катнашучы булып Яна Синдюкова (7 яшь) танылды. Аларга да символик бүләкләр тапшырылды.

Ул көнне чаңгы базасында “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы” оештырган кыр кухнясы эшләде.

Чаңгы ярышларында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән спортчылар 2022 елның 18 февралендә узачак кышкы фестивальнең зона этабында район данын яклаячаклар.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев