Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр “Татарстан чаңгы юлы – 2021” массакүләм чаңгы ярышларында катнашты

Күптармаклы технологияләр техникумы хезмәткәрләре “кыр кухнясы” оештырганнар иде. Шуңа һәм урман һавасы, спорт белән шөгыльләнү күтәренке кәеф бүләк итүеннән дә салкынлык та әлләни сизелмәде.

Ярыш башланыр алдыннан  Евгений Копьевка (Городище мәктәбе), Динә Низамовага (Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Николай Марковка (спорт мәктәбе тренеры), Екатерина Черлановага (спорт мәктәбенең спорт эше буенча директор урынбасары), Илфат Җамалетдиновка (ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры), Ирина Синдюковага («Акчарлак» йөзү бассейны хезмәткәре), Виктор Петуховка («Сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы» җирле иҗтимагый оешмасы рәисе), Сиринә Миначевага («Акчарлак» йөзү бассейны администраторы) ГТОның алтын билгеләре тантаналы шартларда тапшырылды.

Шулай ук, Бөгелмә шәһәрендә үткән чаңгы ярышларында катнашып, җиңү яулаган спортчылар да бүләкләнде. Анда Сергей Шавкин (Уби мәктәбе укучысы), Сергей Юманов (Зур Аксу урта мәктәбе), Лиана Дергунова (Уби мәктәбе), Доминика Аръяхова (Чуаш Чүпрәлесе урта мәктәбе) катнашкан иде.

 “Татарстан чаңгы юлы – 2021”дә исә  Владимир Ильин яшь буенча иң өлкән спортчы дип танылды, Ангелина Гордеева - иң яшь спортчы. Алар да бүләксез калмады. Үз яшьтәшләре арасында 1, 2, 3 урыннарны яулаучыларга район башлыгының Мактау Грамоталары тапшырылды.

Күптармаклы технологияләр техникумы хезмәткәрләре “кыр кухнясы” оештырганнар иде. Шуңа һәм урман һавасы, спорт белән шөгыльләнү күтәренке кәеф бүләк итүеннән дә салкынлык та әлләни сизелмәде.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев