Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр “Милләтләр кроссы – 2019”га чыкты

21 сентябрьдә районда зур спорт чарасы –“Милләтләр кроссы – 2019” узды. Әлеге чара районда 2004 елдан башлап һәр ел саен сентябрь аенда үтә. Бу көнне районның барлык  авыл җирлекләрендә дә әлеге спорт чарасы үтте. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов ярышларда катнашучыларны сәламләп, аларны спорт бәйрәме белән тәбрикләде һәм уңышлар теләде. Аннан соң ул “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенең аерым хөрмәтләү билгеләрен Ранис Латыйповка (ТР Чүпрәле районы буенча эчке эшләр бүлеге полиция начальнигы урынбасары (оператив эш буенча); бронза); Фәнис Рәхмәтулловка (Чүпрәле район электр челтәрләре диспетчеры; бронза); Айрат Хуҗиевка (вакытлыча тоту изоляторы шоферы; бронза); Гөлия Низамутдиновага (Яңа Ишле авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре; бронза); Олеся Нефедевага (1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең физик культура укытучысы; көмеш); Алевтина Остроумовага (РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең административ законнар буенча инспекторы, полиция капитаны; көмеш); Ольга Шуркинага (1нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең физик культура укытучысы; алтын); Владимир Ильинга (пенсионер; алтын); Ильмас Сафиулловка (Иске Шәйморза гомуми белем бирү мәктәбе директоры; алтын) тапшырды.

Беренчеләрдән булып стартка яшь спортчылар – район үзәгендәге балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыкты. Алар йөз метр араны йөгереп үттеләр. Аннары стартка аерым-аерым 5 сыйныфка кадәр малайлар һәм кызлар, 8 сыйныфка кадәр малайлар һәм кызлар, 9-11 сыйныф кызлары һәм егетләре, 18-29 яшьлек кызлар, хатын-кызлар һәм ир-атлар, 30-45 яшьлек ирләр һәм хатын-кызлар, 46-54 яшьлек хатын-кызлар, 46-59 яшьлек ир-атлар, 55 һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар чыкты.

Балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар арасында Морат Фәхретдинов – 1 урынны, Самат Бахитов – 2, Айдар Хөсәенов  3 урынны яулады. Балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар арасында Эльвина Шәрәфетдинова – 1, Анастасия Волкова  – 2, Азалия Әбдриева һәм Җәмилә Ходайберганова 3 урыннарны яулады.

7-12 яшьлек малайлар арасында: Артем Павлов – 1 урын, Никита Петров – 2 урын, Тимур Ханзяров – 3 урын. 7-12 яшьлек кызлар арасында: Юлия Никишкина – 1 урын, Ралина Мөдәрисова - 2 урын, Эвелина Афонина – 3 урын.

13-15 яшьлек ир-егетләр арасында: Айдар Маликов – 1 урын, Рәсим Нуртдинов – 2 урын, Марсель Алиев – 3 урын. 13-15 яшьлек кызлар арасында: Алина Зартдинова – 1 урын, Регина Рәкыйпова – 2 урын, Ильнара Ахметова – 3 урын.

16-18 яшьлек ир-егетләр арасында: Леонид Чичеров – 1 урын, Фәнис Фәизов – 2 урын, Евгений Николаев – 3 урын. 16-18 яшьлек кызлар арасында: Гөлназ Туктиева – 1 урын, Инга Иванцова – 2 урын, Эльвина Сәлимҗанова – 3 урын.

19-29 яшьлек ир-егетләр арасында: Денис Волков – 1 урын, Эмиль Багаутдинов – 2 урын, Николай Марков – 3 урын. 19-29 яшьлек кызлар арасында: Ангелина Козлова – 1 урын, Екатерина Долгова – 2 урын, Лилия Айзәтуллина и Гөлия Нуретдинова – 3 урын.

30-45 ир-егетләр арасында: Андрей Батанов – 1 урын, Фәрит Камусин – 2 урын, Рамиль Айсин – 3 урын. 30-45 яшьлек хатын-кызлар арасында: Ольга Шуркина – 1 урын, Гөлгенә Рәкыйпова – 2 урын, Венера Сәлимҗанова – 3 урын.  46-54 яшьлек хатын-кызлар арасында Алсу Хәмидуллина 1 урын яулады.

60 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк ир-егетләр арасында: Рәшит Багаутдинов – 1 урын, Петр Гордеев – 2 урын, Рөстәм Хәмидуллин – 3 урын. 55 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк хатын-кызлар арасында: Елена Нуртдинова һәм Галина Матросова  1 урынны яуладылар.

Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов барлык җиңүчеләргә дә уңышлар теләде, диплом һәм  медальләр тапшырды.

«Милләтләр кроссы – 2019» Бөтенроссия йөгерешенең һәм «Татарстан кроссы-209» республика массакүләм ярышларының иң яшь катнашучысы дип Ленар Рәкыйпов, ә Фиркать Сабир улы Җәләлов иң өлкән катнашучы дип табылды һәм аларга дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев