Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәлегә РФ Дәүләт Думасы депутаты килгән иде

Илдар Гыйльметдинов район үзәк хастаханәсендә һәм «җылы йорт»приютында булды.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов районга визиты вакытында район башлыгы Марат Гафаров белән бергә Чүпрәле үзәк хастаханәсендә дә булды. Кунакларны район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илмас Шиһабетдинов һәм медиклар каршы алды.

Илдар Гыйльметдинов район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләрен  якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм, коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, шундый катлаулы санитар-эпидемиологик ситуациядә уңышлы эшләүләре өчен, олы рәхмәтләрен белдерде, сәламәтлек, авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Аннан соң депутат “Бердәм Россия” партиясе исеменнән хастаханәгә пульсометрлар, бәйрәм хөрмәтенә азык-төлек җыелмалары, тәм-томнар тапшырды.

Ильдар Гыйльметдинов районның “Җылы йорт” приютында хезмәт коллективы, балалар белән очрашты.

Балаларга да, приютка да бүләкләр алып килгән иде. Ул өстәл уеннары, шашкалар бүләк итте. Шулай ук, ул приют ихтыяҗлары өчен көнкүреш химиясе чистарткычларын калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев