Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Чүпрәлегә эш визиты белән  Илдар Гыйльметдинов килде

Визит барышында Илдар Гыйльметдинов тантаналы чараларда катнашты, шулай ук гражданнарны кабул итте.

Бүген, 2020 елның 26 июнендә Чүпрәле районына эш визиты белән Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты  Илдар Ирек улы Гыйльметдинов килде. Визит барышында ул тантаналы чараларда катнашты, шулай ук гражданнарны кабул итте.

Илдар Гыйльметдинов катнашкан чараларның берсе  "Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941–1945" китабын тапшыру тантанасы.  Бу хакта укыгыз: Чүпрәледә тантаналы төстә «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941–1945» китабы тапшырылды

Шулай ук депутат "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү, йөгерү юлы һәм мини-футбол уйнау өчен шартлар тудырылган заманча спорт мәйданчыгын ачу тантанасында катнашты. Бу хакта тулырак:  Чүпрәледә заманча спорт  мәйданчыгы ачылды

Моннан тыш, 12.30 сәгатьтән 13.30 сәгатькә кадәр «Бердәм Россия» партиясенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Илдар Гыйльметдинов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Гражданнарны кабул итү онлайн режимда узды. 

Нигездә, чүпрәлеләр авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү, юлларны ремонтлау мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итүләрен сорадылар. Моннан тыш, бер кеше, барлык саклык чараларын һәм дистанцияне үтәп, шәхсән кабул ителде. Депутатка барлыгы 5 кеше мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев