Чүпрәледә тантаналы төстә «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941–1945» китабы тапшырылды
Басманы нәшер итү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан теләктәшлеге белән тормышка ашырылган.
Бүген Чүпрәле районында "Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941–1945» дип исемләнгән китапны тапшыру тантанасы узды. Китап Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында нәшер ителде.
«Созидание» яшүсмерләр клубында узган чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, шулай ук ТР Дәүләт архивы директоры Илдар Шәфиков катнашты.
Район башлыгы Марат Гафаров басманың кыйммәтен һәм мөһимлеген билгеләп, үткән тарихыбызны буыннан-буынга тапшырырга тиешлегебезне ассызыклады. «Бу сугыш елларын хәтерләргә, шушы чорда якташларыбыз куйган батырлыкны онытмаска тиеш, тарихи вакыйгалар турында хәтер балаларыбыз, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбызда чагылыш тапсын иде. Сугыш афәте кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр ул", - дип ассызыклады Марат Гафаров.
- Кызганычка каршы, ата-бабаларыбызның сугышта һәм тылда батырлыклары турындагы мәгълүмат мәктәп программаларында бик аз язылган. Әлеге китап белем бирү учреждениеләрендә уку әсбабы буларак файдаланылыр дип өметләнәсе килә, монда педагогларга зур өмет баглыйбыз, диде РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры Илдар Шәфыйков китапны бастыру һәм аның эчтәлеге турында сөйләде. "Бу китап сугыш елларында Татарстан Республикасы тормышының барлык якларын да яктыртуы белән уникаль", - диде Шәфыйков.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты республикада 25 июньнән 3 июльгә кадәр "Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941–1945» дип исемләнгән китапны тапшыру буенча акция игълан итте. Акция көннәрендә басма район һәм мәктәп китапханәләренә тантаналы рәвештә тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев