Чүпрәледән Яңа Ишле авылында гомер итүче Мердеевлар гаилә фермасы булдырган
Авыл халкы гомер-гомергә туендыручы булган – сыйфатлы продукция: икмәк, ит-сөт, бал һәм җиләк-җимеш белән илне тәэмин иткән. Хәзер дә экологик яктан иң чиста ризык булып авылда, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукция санала.
Яңа Ишле авылында гомер итүче Диләрә һәм Илкән Мердеевлар үз көчләренә ышанып яшәүче кешеләр. Ике бала тәрбияләп үстерү, даими эштә булу аларга тагын бер һәм күптәнге хыяллары – гаилә мини-фермасын булдыруга комачауламаган, киресенчә, ярдәм генә иткән. Бүгенге көндә аларның мини-фермасында 5 баш савым сыеры асрала. Һәм шуларның 5се дә бозаулаган – биш яшь бозау үсеп килә. Үгез бозауларны сатып, теше бозауларны үстереп, киләчәктә сыерларның баш санын арттырырга исәпләре.
Мини-ферма булдыру программасы турында алар Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов сөйләвеннән беләләр һәм үз көчләрен сынап карарга булалар.
Гаилә башлыгы Илкән мәктәпне тәмамлаганнан соң да, армия хезмәтен үтәп кайтканнан соң да, читкә китми, авылда төпләнеп кала. Тормыш иптәше Диләрә – тумышы белән Чувашия Республикасының Шомыршы районы, Байтирәк авылыннан. Ул да авыл тормышын кече яшьтән күреп, эштә чыныгып үскән кеше. Тормышларын башлап җибәргәндә хуҗалыкта бер баш сыер, бер-ике баш бозау була. Аннан савым сыерларның баш санын әкренләп арттыра башлыйлар. Программага керер алдыннан аларның ике баш сыерлары һәм бер баш таналары була, моңа өстәп тагын ике сыер сатып алалар һәм мини-ферма өчен абзар төзи башлыйлар. Абзарны төзеп бетереп, документларын тиешле инстанциягә тапшырганнан соң, дәүләттән 120 мең сум акча кайта аларга.
–Район җитәкчелеге дә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Айваз Абязов, авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов документларны әзерләп җибәрергә ярдәм иттеләр, рәхмәт. Мини-ферма өчен абзар төзегәндә үк документларын, чекларын да туплап бардык. Инде менә мини-фермабыз эшли дә башлады, савым сыерларның баш санын тагын да арттырырга телибез,-диләр Диләрә һәм Илкән Мердеевлар.
Савылган сөтне исә сөт җыючыларга тапшыралар, бер литрына 17 сум туры килә. Тик менә сөткә бәяләрнең төшүе һәм җәйлеген тагын да төшәчәге борчуга салган аларны бераз. Мал-туар асрауның мәшәкате күп чөнки. Кибет киштәләрендә сөтнең бер литрлы кабы 50-65 сум булганда, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән чиста сөтне 17 сумнан сатып алу максатка ярашлы түгел, әлбәттә. Мердеевлар да көн дә мәшгуль булып, җәй буе болыннардан, елга буйларыннан чабып печән әзерлиләр. Шунысы яхшы, гаилә башлыгы агрофирма филиалында эшләгәнлектән, саламын, игенен хезмәт хакы хисабына да бирәләр, җитмәгәнен сатып та алалар.
Авылның илне туендыруы турындагы фикергә кире кайтсак, Мердеевлар кебек уңган гаиләләрнең башка авылларда да булуын әйтәсе килә. Тыйнак, эш сөючән алар. Туып-үскән җирләрен яраталар, шәһәргә китмичә, әти- әниләре васыяте буенча, шунда гомер итәләр, авылны яшәтәләр, буыннар чылбырын дәвам итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев