Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән Рөстәм Хәсәнҗан улы Җәббаровның 40 ел гомере руль артында үткән

Һәр җирлекнең үз тарихы, хөрмәтле кешеләре була. Иске Чокалы авылы да үзенең хезмәт сөючән кешеләре белән горурлана.

Бүгенге язмам да шундый шәхесләрнең берсе – Рөстәм Хәсәнҗан улы Җәббаров турында.

Рөстәм Җәббаров Рәйсә апа һәм Хәсәнҗан ага гаиләсендә олы бала булып дөньяга аваз сала. Ул чорда гаилә Мәскәү өлкәсендә яши торган була. Рөстәм абыйга дүрт яшьләр чамасында алар туган якларына – Иске Чокалы авылына кайтып төпләнә. Гаиләдә дүрт бала тәрбияләнеп үсә алар. Авылга кайтып төпләнү белән үк Хәсәнҗан ага комбайн штурвалы артына утыра. Олы бала буларак, Рөстәм абыйга яшьтән үк әни-әтисенең кул арасына керә башларга туры килә. Кече яшьтән үк әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булып та эшли әле ул. Мәктәптән соң райондагы ДОСААФта укып, шофер таныклыгы ала ул. Солдат хезмәтен исә Калуга өлкәсендә үтә. Яшь солдат биредә дә сынатмый, “Совет армиясе отличнигы” значогына ия булып кайта. Армия хезмәтеннән соң авылда төпләнеп кала. 1972 елдан алып 2011 елга кадәр шофер хезмәтен башкара. Ул елларда юлсызлык, колхозларның гөрләп торган чагы, көзге-язгы баткаклыкларда колхоз эше белән ерак юлларга күп тапкырлар чыгып китәргә туры килә аңа. Гомере буе руль артында була ул. Машинасын да һәрвакыт төзек тотарга тырыша, кушкан һәр эшне намус белән җиренә җиткереп башкаруы белән дә һәрвакыт алдынгылар рәтендә була Рөстәм абый. Нәтиҗәле эшләве, күрсәткән уңышлары өчен ул төрле елларда Мактау Грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек була, район Сабантуе мәйданына чакырылып та бүләкләнә, ВДНХ медале, хезмәт ветераны исеме дә бирелә аңа.

Тормыш иптәше Надирә апа белән алар өч балага гомер биреп, аларның һәркайсына ныклы белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр. Надирә апа да Рөстәм абый кебек үк гомере буе хезмәттә булган. Кызлары Рәзинәне, Рамиләне һәм уллары Радикны үз үрнәкләрендә эш сөючән итеп тәрбияли алганнар. Бүгенге көндә төп йортта үзләре генә яшәсәләр дә, алар ялгыз түгел, туганнары, дуслары, күршеләре өзелми бу йорттан. Балалары да бик еш килеп һәм кайтып, хәлләрен белешеп, ярдәмләшеп китәләр.

Рөстәм абыйны олы юбилее белән тәбрик итәргә балалары, оныклары, туганнары, район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов килгәннәр иде.  Алар юбилярга район хакимиятеннән, ветераннар советыннан Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар,  гаилә бәхете, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев