Чүпрәледәге “Җылы йорт” приютында “Дуслык кичәсе” узды
Уби авылындагы “Җылы йорт” социаль приютында “Дуслык кичәсе” дип аталган чара үтте.
Әлеге чара кысаларында приютта тәрбияләнүче балалар янына күрше Ульяновск өлкәсеннән Ульяновск шәһәренең имам-хатибы Дамир хәзрәт җитәкчелегендә ислам дини эшчәнлек вәкилләре, Әмир хаҗи Аббазов җитәкчелегендә райондагы үзәк Иске Чүпрәле мәчете активистлары Шамил Хафизов, Җәмил Ибрагимов, Ильмир Кәлимуллин, Россия пенсионерлар союзының район бүлекчәсе начальнигы, попечительлар советы члены, райондагы “Благодарение” фонды директоры Дамир Алимов килгән иделәр. “Җылы йорт приюты” директоры Рәмзия Хәйруллина кунакларны кабул итеп, приютның эшчәнлеге турында сөйләде.
Аннан соң кунаклар “Җылы йорт” приютында балаларны тәрбияләү шартлары, йокы, уйнау, дәрес әзерләү бүлмәләре белән таныштылар. Приюттагы балаларның яшәү шартлары белән танышканнан, спорт залы, бассейнны күргәннән соң, кунаклар сокланып “кайбер шәһәр приютларында да мондый шартларны күргәнебез юк иде, балалар өчен бик куандык” диделәр. Чараның тантаналы өлеше актлар залында дәвам итте.
Дамир Алимов килгән кунакларны сәламләп, шушы кадәр араны узып, районыбыздагы приютка килүләре өчен район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Очрашу барышында имам-хатиб Дамир хәзрәт балаларны Ульяновск өлкәсендәге төрле мәчетләрдән килгән дин вәкилләре белән таныштырды. Кунакларның күпчелеге элек елларда безнең районның төрле авылларында туып-үсеп, язмыш җилләре тарафыннан Ульяновск якларына таралган якташларыбыз иде. Аларның һәркайсы үз чыгышларында районда шундый приют төзелүенә, балалар өчен биредә искиткеч шартлар тудырылуына куанычларын белдереп, балаларга киләчәктә уңышлар теләделәр, балаларга үзләренең күңел җылысын бирүче тәрбиячеләргә, район җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Ульяновск өлкәсеннән һәм районнан килгән ислам дини эшчәнлек вәкилләре приютта тәрбияләнүче балалар янына буш кул белән килмәгән иделәр, һәр балага тәм-том тулы пакетлар өләштеләр. Рәмис Рифкать улы Ахметов исә балаларга 30 пар кроссовки һәм 30 пар спорт костюмы бүләк итте. Ә балаларның куанычтан балкыган йөзләрен исә берни белән дә чагыштырырлык түгел иде бу минутларда.
Кунакларның килүенә балалар да концерт номерлары әзерләп куйган иде. Алар кунак абый-бабайлар игътибарына үзләренең шигырьләрен, җырларын, биюләрен тәкъдим иттеләр, әкияттән өзекләр күрсәттеләр. Кунаклар игътибарына тәкъдим ителгән концерт исә кунакларның һәм балаларның бергәләшеп “Туган тел” җырын башкаруы белән тәмамланды.
Соңыннан исә кунаклар бу дуслыкның киләчәктә дә дәвам итәчәгенә өмет белдерделәр, уку өчен кирәкле булган җиһазлар алып киләчәкләрен әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев