Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә юл-транспорт фаҗигасендә 1958 елда туган ир-ат һәлак булды

Казан-Ульяновск-Иске Чүпрәле автомобиль юлының 37+944 километрында авария булды.

Агымдагы елның 19 октябрендә, 18.00 сәгатьтә, Казан-Ульяновск-Иске Чүпрәле автомобиль юлының 37+944 километрында юл-транспорт фаҗигасе булды. Анда 1998 елда туган автомобиль йөртүчесе, Иске Чүпрәле авылы ягына таба барганда, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган һәм нәтиҗәдә 1958 елда туган җәяүлене бәрдергән. Фаҗига караңгы вакытта була. Кызганычка каршы, җәяүленең киемендә автотранспорт белән идарә итүче шоферга җәяүлене ерактан ук күрү мөмкинлеге бирүче яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмаган.

Һәлакәт нәтиҗәсендә җәяүле фаҗига урынында ук вафат булды. Тән җәрәхәтләре алган автомобиль йөртүче дә медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.

ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

- Яктылык кайтаргыч элементлар - ул махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фарлары яктыртылышында ачык-ак төскә әверелә торган элементлар.

Статистика буенча җәяүлеләрне таптату - юл-транспорт вакыйгаларының иң киң таралган төре. Таптатуларның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, чөнки бу вакытта автомобиль йөртүче транспорт юлына чыккан кешеләрне күрерлек хәлдә түгел. Моңа уңайсыз һава шартлары: яңгыр, җепшек кар, томан һәм җәяүлеләрнең өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар юклыгы да сәбәп булырга мөмкин. Статистика бәхәсләшергә урын калдырмаган мәгълүмат бирә - яктылык кайтаргыч элементны файдалану җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметә. Шуңа да караңгы вакытта җәяү килеш юлда барганда киемдә яктылык кайтаргыч элементлар һичшиксез булырга тиеш,-ди бу уңайдан Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев