Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Язгы каникуллар» профилактик чарасы узачак

 Агымдагы елда пассажир балалар катнашында 34 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда дүрт бала үлгән һәм 34е  җәрәхәтләр алган.

2021 елның 17 мартыннан 30 мартына кадәр Татарстан Республикасында, шул исәптән безнең районда да, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» дип аталган  киң күләмле чара узачак.

 Агымдагы елда пассажир балалар катнашында 34 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда дүрт бала үлгән һәм 34е  җәрәхәтләр алган.

Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә җиңел машинаның алгы утыргычында 12 яшькә кадәрге баланы йөртү, 7 яшькә кадәрге баланы – арткы утыргычта, аның авырлыгына һәм үсешенә туры килә торган баланы тотып тору җайланмаларын (автокресло) кулланып башкарыла.  Әмма 2020 елда автоинспекторлар бу юнәлештә 12 меңнән артык хокук бозуны кисәткән, 2021 елның 2 аенда 2 меңнән артык хокук бозу очрагы булган. Моның өчен өч мең сум күләмендә штраф каралган.

Полиция хезмәткәрләре игътибарыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар да читтә калмаячак. Хокук бозучы бала турындагы мәгълүмат алга таба профилактик эш өчен мәгариф оешмасына җибәреләчәк.         

ТР дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев