Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә язгы чакырылыш тәмамланды
Агымдагы елның язгы чакырылыш чорында Россия армиясе сафларын районның 42 егете тулыландырды.
4 июль көнне П.В. Дементьев исемендәге парктан быелның язгы чакырылышы кысаларында хәрби хезмәткә алынучы соңгы төркемдә Шланга авылыннан Альфред Ахмеровны, Иван Нурутдиновны, Иске Чүпрәледән Дәниф Шәрәфетдиновны, Радик Ишмөхәммәтовны, Чуваш Бизнәсеннән Валерий Мартыновны, Яңа Уби авылыннан Николай Николаевны, Иске Чокалыдан Илнур Шәйхаттаровны, Яңа Чүпрәледән Илназ Шаруковны Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына озаттык.
Анда кадәр исә 30 июньдә Түбән Каракитә авылыннан Ильяс Алтынбаевны, 2 июльдә Иске Чүпрәледән Илназ Айнулловны, Иске Элмәледән Владислав Никишкинны, Яңа Дуваннан Марсель Садеевны һәм Яңа Ишле авылыннан Фирдүс Фәисхановны озаткан идек.
Булачак Ватанны саклаучыларны озату тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, авыл җирлекләре башлыклары, булачак солдатларның әти-әниләре, туганнары һәм дуслары катнашты. Егетләр физик яктан нык һәм көчле, мораль яктан да армия сафларына басарга әзер. Аларның күпчелеге һөнәр үзләштерергә һәм кайберләре эшләргә дә өлгергәннәр инде.
Данис Сатдинов һәм Айрат Җәлалов булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп, армиядә солдатлар өчен уңай шартлар тудырылуын, хәзер телефоннардан файдалану мөмкинлеге барлыгын ассызыкладылар һәм аларның әти-әниләре, туганнары турында онытмауларын, аларга ешрак шалтыратып торуларын киңәш иттеләр, хәрби хезмәтләрендә уңышлар, ышанычлы дуслар табуларын теләделәр. Алар, шулай ук, булачак солдатларның әти-әниләренә ватанпәрвәр уллар үстергәннәре өчен рәхмәт сүзләрен дә җиткерделәр.
Булачак солдатларга район башлыгы исеменнән “юл сәдакасы” - акчалата бүләкләр тапшырылды.
Быелгы язда Россия армиясе сафларын Чүпрәленең 42 егете тулыландырды. Чакырылыш чоры хәвеф- хәтәрсез, тыныч үтте.
Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссариат вәкиле Нуршат Салихова әйтүенчә, сентябрь башыннан республиканың хәрби комиссариатлары киләсе чакырылышны 2022 елның көзенә әзерли башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев