Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яшь инспекторларның иң яхшы командасы ачыкланды

“Куркынычсыз тәгәрмәч – 2022” республика бәйгесенең муниципаль этабында районның 12 мәктәбеннән командалар катнашты

Хорновар-Шигали, Кече Чынлы, Матак, Алешкин-Саплык, Иске Шәйморза, Чуваш Чүпрәлесе, Иске Кәкерле, Яңа Элмәле, Городище, Шланга, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе һәм Иске Чүпрәле күппрофильле лицееның яшь инспекторлары көч сынашты. Чара 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә үтте.

ЮХИДИ бүлеге тарафыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды һәм мәгариф бүлеге белән берлектә уздырылучы “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе укучыларда урамда үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен формалаштырырга, юлларда имгәнүен булдырмый калырга ярдәм итә.

Әлеге чарага район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ территориаль идарәсендәге  профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсеннән Лилия Вахитова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Анатолий Михайлов, ЮХИДИ хезмәткәрләре Дамир Даутов һәм Рамиль Шәрәпов, район мәгариф бүлеге белгечләре дә килгән иде.

Айрат Җәлалов яшь инспекторларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Бәйге барышында яшь инспекторлар үзләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен никадәрле белүләрен күрсәттеләр. Белемнәре биш этапта: отрядны тәкъдим итү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм медицина ярдәме күрсәтү, велосипедны фигуралы йөртү буенча сыналды. Комиссия командаларның ярышларга  җентекләп әзерләнүен билгеләде, аларның барысы да төрле этапларда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Баллар саны буенча 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы – 1нче, Алешкин-Саплык – 2нче, Иске Шәйморза  3нче урынны яулады. Шулай ук,  командаларның иң яхшы уенчылары да билгеле булды. Бәйгенең барлык этапларын да уңышлы үткән Эльвина Бельдичкова һәм Адель Тукаев (1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе) – 1нче, Арнела Кучерова (Хорновар-Шигали) һәм Артем Маняков (Городище) -2нче, Рузилә Маллямова (Шланга) һәм Дамир Тугеев (Иске Шәйморза)-3нче урынга лаек дип табылды.

Ярышларда 1, 2 һәм 3 урыннарны яулаган командаларга – Дипломнар, кубоклар, бүләкләр, шулай ук, 4- 5 урыннарны алган командаларга да җиңүче Дипломнары һәм бүләкләр тапшырылды.

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы (җитәкчесе Румия Моратова) 27 нче апрельдә, Казанда узачак “Куркынычсыз тәгәрмәч - 2022” республика конкурсында районыбыз данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев