Чүпрәледә "Җәяүле" операциясе уза
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә "Җәяүле" операциясе уза

Татарстан Республикасында, шул исәптән Чүпрәле районында да, 25 октябрьдән “Җәяүле” операциясе башланды.

 

Агымдагы елның 9 аенда җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрендә 55 кеше үлгән, бу юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарның гомуми санының 23,5 процентын тәшкил итә, шул ук вакытта беренче яртыеллыкта  27 җәяүле вафат булган булса, алдагы өч айда - 28 кеше һәм аларның берсе безнең районда. Җәяүлеләрне бәрдерү очракларының күпчелеге тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, күп вакытта бу киемдә яктылык кайтаручы элементлар булмаган җәяүлеләр. Шулай ук, җәяүлеләр өчен билгеләнгән урыннарда юл аша чыкканда җәяүлеләрне бәрдерү очраклары да ешайган.

Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатында, агымдагы елның 25 октябреннән 3 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән безнең районда да ведомствоара “Җәяүле” профилактик чарасы уздырылачак.

- Операция вакытында җәяүлеләр өчен билгеләнгән урыннарында юл аша чыкканда кагыйдәләрне бозган йөртүчеләргә зур игътибар бирәчәкбез. Моннан тыш, тиешле булмаган урында юл йөрү өлешен кисүче җәяүлеләр белән профилактик әңгәмәләр уздырачакбыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган җәяүлеләр игътибардан читтә калмаячак, шулай ук җәяү йөргәндә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуга да игътибар биреләчәк, - ди бу уңайдан Чүпрәле районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.


Нет комментариев