Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә уракта катнашучы комбайннарның әзерлеге тикшерелде
Һәр елны уракка төшү алдыннан районның урып-җыюда катнашасы техникасының төзеклеген тикшереп, җаваплы кампаниягә әзерлеген барлыйлар.
Техникаларның торышын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов һәм район агроидарәсе башлыгы Тәлгать Халитов составындагы махсус комиссия тикшерде. Комиссия эшендә шулай ук район башлыгы Марат Гафаров, "Гостехнадзор" бүлеге башлыгы Илдар Шәйхаттаров, "Россельхозцентр" ның район бүлеге башлыгы Исламетдин Низамов, үсемлекләрне саклау буенча агроном Илгиз Азизов, урыннардагы хуҗалыклар җитәкчеләре һәм игенчелек буенча баш белгечләр, агрономнар катнашты.
Быелгы урып-җыю кампаниясендә 77 комбайн катнашачак. Ашлык җыю техникасын “Эталон-Агро” җәмгыятеннән карый башладылар, махсус комиссия аннары “Цильна” җәмгыятендә, Дементьев исемендәге агрофирма филиаллары басуларында булып, биредәге комбайннарны тикшерде.
Тикшерү вакытында техниканың герметиклыгына зур игътибар бирелде, комбайннарга техник ярдәм күрсәтүне тикшереп чыктылар. Урып-җыю чорында басуларда күчмә ремонт бригадалары эшли, алар кирәкле җиһазлар һәм запас частьлар белән тәэмин ителгән, махсус автомобильләр һәм янгын сүндерү өчен су белән тәэмин ителгән транспорт чаралары билгеләнгән.
Комиссия нәтиҗәләре буенча, район комбайнчыларының урып-җыюга әзерлеге югары бәяләнде. Кыска вакыт эчендә үз комбайннарын яңа уңышны җыеп алуга сыйфатлы итеп әзерләгән механизаторлар: Михаил Чувашов, Сергей Семенов, Николай Моисеев, Фәнис Хәйруллин, Камил Камалов, Рәис Ибраһимов, Петр Архипов һәм Геннадий Фадеев район башлыгының Грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Шулай ук Дементьев исемендәге агрофирманың барлык комбайнчыларына үз комбайннарын яңа уңышны җыеп алуга әзерләгәннәре өчен кызыксындыру премияләре тапшырылды.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, район башлыгы Марат Гафаров механизаторларга сәламәтлек, энергия һәм эшләрендә уңышлар теләделәр. Марат Ринатович шулай ук комбайнчылар арасындагы ярышларга һәр декада саен йомгак ясалачак, дип билгеләп үтте. Җиңүчеләргә күчмә әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшыру планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев