Чүпрәледә укучылар арасында “Бердәм Россия” партиясе призларына шахмат ярышлары узды
1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган, “Бердәм Россия” партиясе призына шахмат турниры узды.
Турнирда катнашучыларны район башлыгы урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Алексей Ярухин, “Бердәм Россия” партиясе башкарма секретаре Илдар Каюмов, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов сәламләде.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Татарстанда, шул исәптән Чүпрәле районында да, гомуми белем бирү оешмаларында шахмат зоналарын ачу буенча махсус проект гамәлгә ашырылган иде. Проект буенча районның барлык мәгариф учреждениеләре шахмат комплектлары белән тәэмин ителде. Бу Татарстан Республикасында эшләп килүче “Мәгариф” милли проекты кысаларында мөмкин булды.
Бүгенге көндә әлеге милли проект ярдәмендә районның барлык укучылары дәрестән тыш вакытта шахмат кебек спорт төре белән шөгыльләнә. Һәм менә “Бердәм Россия” беренче нәтиҗәләрне барлады. Алар күренеп тә тора - турнирда шахмат уйнаучылар да, күзәтүчеләр дә шактый иде.
Ярышлар башлап башлангыч сыйныф укучылары арасында үтте, аннан соң өлкән сыйныф укучылары көч сынашты. Җиңүчеләр һәр яшь категориясе буенча билгеләнде.
– Укучыларга баш миен эшләтер өчен тагын бер алым инде бу – шахмат уены. Мондый турнирларны башка мәктәпләрдә дә уздырырга планлаштырабыз, - ди Алексей Ярухин.
Барлык призерлар Грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр, «Бердәм Россия» партиясе логотибы төшерелгән футболкалар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев