Чүпрәледә тыл хезмәтчәннәренә медальләр тапшырыла
Кече Чынлы урта мәктәбендәге тантаналы чарага балачак, үсмер чагы сугыш елларына туры килгән тыл ветераннары чакырылган иде. Әлеге авылда алар - 38әү.
Кече Чынлы авылыннан Бөек Ватан сугышына 1021 кеше китә. Шуларның бары тик яртыдан кимрәге генә исән-сау туган җирләренә кайту бәхетенә ирешә. Кызганычка каршы, аларның сафлары елдан-ел кими бара. Ләкин солдатларның батырлыгы онытылмый. Урта мәктәп бинасында “Туган якны өйрәнү” музеенда яу кырларында катнашканнарга багышланган махсус бүлек бар. Ул һәр елны укучылар, кечечынлылар тарафыннан тулыландырыла, баетыла. Авылның үзәк өлешендә торган Билгесез Солдат истәлегенә ясалган һәйкәл дә гомерләрен биргән каһарманнарны искә алыр өчен куелган. 2010 елның 9 маенда “Дан” орденының тулы кавалеры Зыятдин Арсланов истәлегенә рәсеме төшерелгән барельеф куелган. Шулай ук 2015 елдан урта мәктәп Зыятдин Арсланов исемен йөртә башлый.
Тыл хезмәтчәннәренә олы рәхмәт сүзләрен район башлыгы Марат Гафаров җиткерде.
-Бөек Җиңү өчен көрәш фронтта гына түгел, тылда да барган. Ачлыкны, ялангачлыкны күргәнсез, әмма түзгәнсез, сабыр булгансыз. Сезнең фидакарьлегегез, тырыш хезмәтегез бүгенге буын өчен үрнәк һәм беркайчан да онытылмаячак. Без мәңге сезгә бурычлы,- диде район җитәкчесе.
Очрашуга килүчеләргә Марат Гафаров Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Кызганыч. күпчелеге чарага килә алмаганнар. Чарадан соң, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов аларның өйләрендә булып, хәл-әхвалларын белештеләр, лаеклы бүләкләрен тапшырдылар.
Республикабызда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...” исемле проект эшли. Аның максаты - Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгы турында хәтерне саклау.
Бөек Ватан сугышында 800 меңнән артык хатын-кыз хәрби кием кигән. Шулар арасында Кече Чынлы авылыннан да Сәлимә Искәндәрова, Миңлегаян Валеева, Фәүзия Хөснетдинова бар.
Тәскирә Җамдиханова:
-Исемдә сугыш башланган елларда авылдан 60шар кеше озата иделәр. Ул чакта урам тулы халык иде, бар да елаша, якыннары белән аерылыша. Атна-ун көн узгач, кара пичәтле кәгазьләр килә башлады. Тылда калган хатын-кызлар җилкәсенә нинди генә кыенлыклар төшмәде? Алар фронтка киткән ирләрен, абыйларын, улларын алыштырып колхоз эшләрен төптән җигелеп тарттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев