Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә тракторлар язгы кыр эшләренә старт көтә

Язгы кыр эшләрендә төрле маркадагы 275 трактор катнашачак. Кырларга чыгар алдыннан аларның торышын махсус комиссия тикшерде

Язын 42,5 мең гектар мәйданда чәчү үткәрәсе бар. Шулай ук, 11 мең гектар мәйдандагы уҗым культураларын һәм 8,5 мең гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландырырга кирәк булачак.

Составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов, «Татмелиорация» җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин, Агроуниверситетның машиналар һәм җайланмалар кафедрасы мөдире Дамир Хәлиуллин, «Татмелиоводхоз” учреждениесе директорының беренче урынбасары Азат Рамазанов, “Гостехнадзор”ның баш дәүләт инспекторы Илдар Шәйхаттаров булган комиссия техниканы карауны Шәйморзадагы машина-трактор паркыннан башлады. Аннан соң “Цильна” җәмгыятенә, “Дементьев исемендәге агрофирма”ның Дуан филиалына, “Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгына күченде. Көннең икенче яртысында  “Дементьев исемендәге агрофирма”ның Городище, Бизнә филиалларындагы, “АгроТрансПорт” җәмгыятендәге язгы кыр эшләрендә катнашачак техника тикшерелде. Тикшерү барышында тракторларның механизаторлар белән тәэмин ителеше дә каралды.

–  Иң мөһиме –  механизаторлар өчен имин эш шартлары булдыру. Һәр эшче инструктаж узарга тиеш. Кеше гомеренең бар нәрсәдән кыйммәт булуын онытмыйк, - дип ассызыклады Азат Рамазанов.

–  Авыл хезмәтчәннәре алдына язгы кыр эшләрен кыска срокта башкарып чыгу бурычы куела. Тик сан артыннан куып, сыйфат турында онытырга ярамый. Барлык агротехник чараларны төгәл башкарган очракта гына мул уңыш алырга мөмкин, - диде агроидарә җитәкчесе Тәлгать Халитов, механизаторларга мөрәҗәгать итеп.

Комиссия барлык тикше-релгән техника язгы кыр эшләренә тулысынча әзер, дигән карар чыгарды.

Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында язгы кыр эшләренә керештеләр. Безнең районның “Дементьев исемендәге агрофирма” игенчеләре дә күпьеллык үлән басуларын тукландыра башлады. Үткән ел исә районда 3 апрельдә чәчүгә төшкән иделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев