Чүпрәледә терлек азыгы әзерләү техникасы тикшерелде
Район җәмгыятьләрендә һәм агрофирма филиалларында кышлату чоры өчен терлек азыгы әзерләү эшендә катнашачак техниканың әзерлеген ачыклау максатыннан махсус комиссия тикшерү үткәрде.
Семинар эшендә район башлыгы Марат Гафаров һәм комиссия составында ТР Министрлар Кабинетының ветеринария күзәтчелеге һәм дәүләт күзәтчелегенең Апас территориаль бүлеге консультанты Зөфәр Мәҗитов, Казан дәүләт агроуниверситетының техносфера куркынычсызлыгы кафедрасы мөдире И.Гаязиев һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тальгать Халитов, “Гостехнадзор”ның райондагы бүлеге җитәкчесе Илдар Шәйхаттаров, агроидарә белгечләре, урыннардагы агрономнар, инженер- техник хезмәткәрләр катнашты.
Азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерүгә багышланган семинар үз эшен “Эталон-Агро” җәмгыятеннән башлады. Аннан соң "Цильна" җәмгыятендәге, П.В.Дементьев исемендәге агрофирманың Дуан филиалына караган техника тикшерелде. Аннан соң семинарда катнашучылар Амосов, Лысовларның крестьян-фермер хуҗалыкларында булып, биредәге техниканы карадылар.
Комиссия тикшерү вакытында терлек азыгы әзерләү машиналарының техник торышына, басудан азык утарына яшел масса һәм печән ташучы транспорт чараларының әзерлегенә һәм шоферлар белән тәэмин ителешенә, азык утарларының чисталыгына, траншеяларның төзеклегенә игътибар итте. Тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне тиз арада бетерү бурычы да куелды аграрчылар алдына.
Иске Чокалы урман хуҗалыгы янында П.В.Дементьев исемендәге агрофирманың азык әзерләүдә катнашачак башка техникасы да старт сызыгына куелган иде. Биредәге техниканы карап тикшергәннән соң семинарга йомгак ясалды.
Агроидарә начальнигы Тальгать Халитов техниканы әзерлек сызыгына куйган барлык белгечләргә һәм механизаторларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерде, һәркемгә исәнлек теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев