Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә шикәр чөгендере алу дәвам итә

Районда шикәр чөгендерен казытып алып, шикәр заводларына озату эшләре дәвам итә.

Дементьев исемендәге агрофирманың Яңа Чокалы филиалында агымдагы елда шикәр чөгендере культурасы 128 гектар мәйданны били. Җәй айларында яңгырларның яумавы, корылык уңышка да тискәре тәэсир иткән. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш  200 центнерны тәшкил итә. Без әлеге филиал басуына килгән көнне биредә "РОПА" комбайнын идарә итүче Илназ Сөнгәтуллин шикәр заводларына озату өчен ЗАГТП җәмгыятеннән килгән КамАЗларга татлы тамыр чималын төятә иде.  

Холдингтан килгән Вагиз Мингазов, Илсур Мухамедъяров, Николай Тюпин җитәкчелегендәге “РОПА” комбайннары берничә көн эчендә филиалдагы шикәр чөгендерен казытып алып, кагатларга салып киткәннәр. Филиалда бүгенге көндә татлы тамырларны шикәр заводларына озату эшләре бара.

- Соңгы көннәрдә менә яңгырлар туктап, аязытып та җибәрде. Шоферлар көненә 100дән артык машина шикәр чөгендерен кабул итү пунктларына илтеп тапшыралар,-ди филиал идарәчесе Ильдам Хәлимов.

Филиалның агрономы Радик Дружков әйтүенчә, басуда эшләр иртәнге сәгатьләрдән тотынып, кичке 11ләргә кадәр дәвам итә. Һәр КамАЗ шоферы шикәр заводларына көненә өчәр рейс кадәр ясарга өлгерә икән. Үткән еллар белән чагыштырганда быел уңышның азрак булуы гына борчый җитәкчеләрне һәм механизаторларны. 

Белешмә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 29 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча ... гектар мәйдандагы татлы тамырлар казытып алынган. Уртача уңыш ... центнерны тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев