Чүпрәледә руль артына исерек килеш утыручыларны ачыклау дәвам итә
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек шоферларны ачыклау буенча рейдлар үткәрү дәвам итә.
Юлдагы куркынычсызлык - ул юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысының да игътибарлы булырга тиешлеге. Фаҗига килеп чыгуга кайвакыт бер хата яки игътибарсызлык җитә.
Район ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчеләрне ачыклау буенча чираттагы рейд барышында спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырган шофер туктатыла. Ул Яңа Уби авылы кешесе булып чыга. Аңа карата протокол төзелә һәм хәзер аңа законны бозган өчен җавап бирергә туры киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, шоферны исерек килеш тоткарлаганда инспекторлар аңа карата протокол төзиләр. Суд утырышы нигезендә исерек килеш руль артында утырып, автотранспорт чарасы белән идарә иткән шоферга 30 000 сум күләмендә штраф, машина йөртү таныклыгыннан 1,5-2 елга кадәр мәхрүм итү кебек җәза бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев