Чүпрәледә пенсионерларның IX спартакиадасы узды
Чүпрәледә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 елллыгына багышлап пенсионерларның “Өченче буын” дип аталган IX спартакиадасы узды
Чүпрәле районы пенсионерларын бассейн Һәм спорт залларында еш очратырга мөмкин. Олы яшьтә булуларына карамастан, алар бик теләп спорт белән шөгыльләнәләр һәм шуның белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар. Әйе, районыбыз пенсионерларының актив тормыш позициясе күпләр көнләшерлек. Күптөрле чараларда актив катнашучылар буларак, алар үзләренең ихтыяр көчен спорт ярышларында да күрсәтәләр. Ул көнне призлар пьедесталы өчен йөздән артык пенсионер көрәште, аларның һәр дүртенчесе 70 яшьтән узган.
Ярышларны ачу тантанасында бу турыда тагын бер кат Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов искә төшерде. - Хөрмәтле пенсионерлар! Без сезне бу спортзалда күрүебезгә бик шат. Дөресен генә әйткәндә, соңгы вакытта Чүпрәле районы зур спорт аренасына әверелде. Бездә зона һәм республика күләмендә күләмендә төрле спорт ярышлары узды. Шунысы куанычлы, районда спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны елдан-ел арта бара һәм безне өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә тугрылыгыгыз сокландыра. Сез күпләргә үрнәк. Барыгызга да нык сәламәтлек, озын гомер телим, балаларыгыз һәм оныкларыгызны куандырып озак яшәгез. Без сезнең белән горурланабыз һәм бүгенге ярышлар сезгә онытылмас тәэсирләр бүләк итсен», - дип билгеләп үтте Айрат Фиркатович. «Өйдән чыкмасаң, өй эшләреннән аерылмасаң, бөтенләй тормыштан артта калуң бар. Ә монда булу, кешеләр белән аралашу үз – үзеңне формада тотарга ярдәм итә. Теләгән кеше өйдә дә эшли, оныклар белән аралашу өчен вакыт та таба», – ди хезмәт ветераны, төрле ярышларда һәм конкурсларда даими катнашучы Дилүзә Азизова.
"Өлкән буын кешеләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, өлкән яшьтәге кешеләрне физик культура белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәтлекне ныгыту өчен физкультура һәм спорт мөмкинлекләрен куллануның нәтиҗәлелеген арттыру һәм Татарстанда Россия Пенсионерлар берлегенең иң яхшы җирлек бүлекләрен билгеләү әлеге спартакиаданың төп максаты һәм бурычы булып тора»,- дип сөйли Россия пенсионерлар союзының район бүлеге рәисе Дамир Алимов. Район мәдәният йортының спорт залына өлкән яшьтәге иң яхшы спортчылар килгән иде. Аларга өстәл теннисы, дартс, 1000 метрга йөгерү, 50 метрга йөзү һәм пневматик коралдан ату кебек спорт төрләрендә ярышты. Барлык катнашучылар да җиңү яулау өчен зур тырышлык куйдылар һәм барлык биремнәрне лаеклы үтәделәр. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вильданов ярышларның шартлары белән таныштырганнан соң спартакиадага старт бирелде. Ярышлар берничә сәгать дәвам итте һәм абруйлы хөкемдарлар җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде.
Ир-атлар арасында дартс буенча Илдар Насыйбуллинга, Ринат Низамовка һәм Альфред Яхиевка тиңнәр булмады. Хатын-кызлардан арасында Наилә Сафина, Гөлина Айзәтуллина һәм Рәмзия Рәкыйпова җиңү яулады. 1000 метр арага йөгерүдә Илдар Насыйбуллин иң яхшы нәтиҗә күрсәтте (5 минут 21 секунд). Икенче урынны 5.27 секунд вакыт белән Владимир Петров алды, Әхат Иматдинов шушы араны 6 минут 12 секундта үтеп өченче баскычка күтәрелде. Хатын – кызлар арасында Рәйханә Сафина, Наилә Сафина һәм Нурҗиһан Айметдинова җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Йөзүчеләр арасында Рөстәм Хәмидуллин, Җәүдәт Хәмдиев һәм Наил Исхаков үзләрен иң оста йөзүче итеп күрсәттеләр. Хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәгә Роза Мөхәммәтшина, Лидия Насыйбуллина һәм Роза Насыйбуллина иреште. Теннисчылар арасында Геннадий Карсаковка, Альфред Яхиевка һәм Александр Бушуевка тиңнәр булмады. Хатын – кызлардан Зоя Кузнецова, Лидия Нәсибуллина һәм Роза Нәсибуллина иң яхшы йөзделәр.
Ату буенча Радик Шәрәфетдиновка һәм Клара Черновага тиңнәр булмады. Әмирҗан Бакаев һәм Ирфан Рәхматуллин бер үк күләмдә бал җыеп икенче урыннарны яуладылар, ә Җәмил Фәтхуллов өченче урын белән чикләнде. Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга район башкарма комитетының дипломнары һәм пенсионерлар союзы бүлекчәсенең истәлек бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев