Чүпрәледә милли проектлар эшли
“Бердәм Россия” партиясе ярдәмендә районда федераль һәм республика программалары тормышка ашырыла.
Шушы көннәрдә район территориясендә милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин алып барды.
- Татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен милли проектлар эшли, алар Татарстан Республикасының фәнни-технологик һәм социаль-икътисадый үсешендә алга китешне тәэмин итәргә, шул исәптән безнең районның да, һәр кешенең тормыш дәрәҗәсен арттырырга һәм аны үз-үзен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудырырга тиеш. Һәр милли проектта аларга ирешү буенча конкрет максатлар, күрсәткечләр һәм чаралар чагылыш тапкан,-диде район башлыгы урынбасары үзенең чыгышында.
Киңәшмә барышында 2021 елда районда гамәлгә ашырылган һәм 2022 елда гамәлгә ашырылачак проектлар турында фикер алышынды.
Үткән елда безнең районда “Мәгариф”, “Мәдәният”, “Торак һәм шәһәр мохите”, “Куркынычсыз юллар”, “Эшмәкәрлек” кебек илкүләм проектлар гамәлгә ашырылды.
Алексей Ярухин билгеләп үткәнчә, “Мәгариф” милли проекты һәм “Заманча мәктәп” төбәк проекты буенча 2021 елда Түбән Чәке, Уби, Иске Кәкерле урта һәм Яңа Уби төп мәктәпләрендә цифрлы һәм гуманитар профильле төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен матди-техник база булдыру буенча эшләр башкарылган.
Районда шулай ук “Мәдәният” милли проекты буенча Түбән Каракитә авылы мәдәният йортына капиталь ремонт башланган, ул быел да дәвам итә. Каракитә мәдәният йортын төзекләндерүгә 12 млн. сумнан артык акча кертелгән.
"Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты һәм "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" төбәк проекты буенча "Дуслык" паркы реконструкцияләнде. Паркта баскетбол, волейбол, мини-футбол, урам тренажерлары булган зона, балалар мәйданчыгында яңгырдан һәм кояштан ышыклану өчен корылма, мәдәни чаралар өчен амфитеатр барлыкка килде. Проектны гамәлгә ашырганда җәяүлеләр өчен юлларны төзекләндерүгә аерым игътибар бирелде. Паркны реконструкцияләүгә 16 млн. сумнан артык акча тотылган.
“Имин юллар” илкүләм проекты буенча Казан - Ульяновск - Иске Чүпрәле автомобиль юлы ремонтланды. 2021 елда шулай ук “Экология” илкүләм проекты һәм “Урманнарны саклау” төбәк проекты буенча 4,9 гектарда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылды, шулай ук киселгән һәм һәлак булган урман утыртмаларының барлык участокларында урман торгызу өчен урман орлыклары запасын булдыру эшләре алып барылды. Әлеге илкүләм проект буенча Түбән Чәке авыл җирлегендә Түбән Чәке һәм Шатрашан авыллары арасында яшь үсентеләр утыртылды.
Районның 4 кешесе “Эшмәкәрлек” илкүләм милли проектны гамәлгә ашырганда үз эшләрен үстерүгә дәүләттән ярдәм ала алды. Мәсәлән, Алия Камараева һәм Нина Афанасьева әлеге илкүләм проект ярдәмендә 24әр сыерга исәпләнгән сөтчелек фермалары төзүгә 3әр млн. сум займ ала алдылар, Айрат Айзәтов 90 башка исәпләнгән эре мөгезле терлекләр симертүгә 3 млн. сум займ алды, Илсөяр Идиатуллина 1,3 гектар мәйданда җиләк үстерү өчен 1,5 млн. сум акча алды.
2022 елда районда шулай ук “Мәгариф”, “Мәдәният”, “Торак һәм шәһәр мохите”, “Имин юллар”, “Экология” кебек милли проектлар гамәлгә ашырылачак.
Белешмә
2018 елда Россия Президенты Владимир Путин үзенең Указы белән ил хөкүмәте алдына 2024 елга кадәр россиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту максатын куйган иде. Моның өчен ул өч юнәлеш буенча милли проектлар эшләүне йөкләде: “Кеше капиталы”, “Тормыш өчен уңайлы мохит” һәм “Икътисадый үсеш”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев