Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә маллар фермаларга кайта башлый

Авыл хуҗалыгында яллар да, бәйрәмнәр дә юк. Вакытында тәмамланган язгы чәчү, югалтуларсыз җыеп алынган уңыш - менә алар өчен иң олы шатлык. Урып- җыю эшләрен тәмамларга да өлгермәделәр, терлекләрне кышлату чоры килеп җитте. 

“Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Чокалы филиалы базасында малларны кышлату чорына әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар булып узды. Аның эшендә Марат Гафаров, район хуҗалыклары һәм филиаллары җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре катнашты.
Семинар-киңәшмәне ачып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Тальгать Халитов район хуҗалыкларының  сөт һәм ит җитештерү буенча сигез айлык эш күрсәткечләренә тукталды. Агымдагы елның 1 сентябренә булган күрсәткечләр буенча, район хуҗалыкларында 17172 тонна сөт савылган. Бу, үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 414 тоннага азрак. Шул ук вакытта “Эталон-Агро” хуҗалыгы сөт җитештерүне 53 тоннага, “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы 26 тоннага арттырган. Ел башыннан район буенча 1218 тонна ит җитештерелгән, бу күрсәткеч, үткән ел белән чагыштырганда, 15 тоннага артык. 2018 елның сигез аенда район буенча 7197 баш бозау алынган. Район буенча 100 сыерга 70 баш бозау туры килә. Район хуҗалыкларында көтүгә 100 сыерга 20 тана кертелгән. Хуҗалыклардагы көтүләр барлыгы 946 танага тулыланган. 
Хәзерге вакытта районда кукурузны урып-җыю һәм силоска салу кебек эшләр дә башкарыла. 
Семинар барышында хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре игътибарына сыерларны асрау, яшь бозауларны тоту, осеминаторлар бүлмәсе, яшь таналарны кардада асрау алымы тәкъдим ителде.
Иң башлап семинарда катнашучыларга буаз сыерларның бозау-яралгының үсешен тикшереп барырга мөмкинлек бирүче узи-сканер белән эшләү алымы күрсәтелде. Әлеге җиһаз яралгының үсешен күзәтеп барырга мөмкинлек бирә. 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе Айваз Абязов үзенең чыгышында агымдагы елда яңгырлар яумавы нәтиҗәсендә яшеллекнең кибеп бетүен ассызыклады, малларны көндез лагерьларда көтүлектә йөрткәннән соң фермаларга кайтару, кичке якка утлыкларына азык салып кую кирәклегенә басым ясады һәм 20 сентябрьгә кадәр район хуҗалыкларында һәм филиалларда малларны фермаларга кайтаруны төгәлләргә кирәклеген әйтте. Ул, шулай ук, яңа туган яшь бозауларны беренче көннәрдән үк ничек ашатырга, престартер кулланырга кирәклеге, бары тик шул очракта гына сәламәт яшь үрчем алуга өметләнергә мөмкинлек  булу турында сөйләде. 
Район ветеринария службасы җитәкчесе Айрат Иматдинов яшь бозауларга нинди вакциналар ясалырга һәм нинди витаминнар кулланылырга, яңа туган бозауларга беренче сәгатьләрендә үк уызлы сөт эчерү кирәклеге турында сөйләде.
Закирҗан Буркеев таналар кертү хисабына көтүне яңартып тору, ә моның өчен исә таналарны аерым рацион нигезендә ашату һәм билгеле бер авырлыкка җиткәч каплату кирәклегенә басым ясады.
Семинар эшенә нәтиҗә ясап, Марат Гафаров агымдагы елда малларны кышлату чоры авыр булачагын, печән үсү өчен иң кирәкле вакытта яңгырларның яумавы нәтиҗәсендә, башка еллар белән чагыштырганда, аның азрак күләмдә туплануын искәртеп, азыкларны рациональ файдалану кирәклегенә басым ясады һәм күбрәк салам һәм фураждан файдалану кирәклеген искәртте.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев