Чүпрәледә өлкәннәр компьютерга өйрәнә
Өлкәннәрне укыту түләүсез нигездә оештырыла.
Татарстанда "Өлкәннәр өчен Интернет" проекты эшли башлаганга дистә елдан артык вакыт узды. Шушы еллар эчендә мәктәпләр укытучылары ярдәме белән районның берничә йөз пенсионеры компьютер серләренә төшенде. Өлкәннәребез хәзер видеоэлемтә аша рәхәтләнеп туганнары белән сөйләшә, төрле сайтларга кереп яңалыклар белән таныша ала.
- Өлкәннәрне укыту түләүсез нигездә оештырыла. Дәресләрне мәктәпләрнең информатика укытучылары алып бара. Алар өлкәннәрне компьютерда текст җыярга, электрон почта, скайп, социаль челтәр белән эш итәргә өйрәтәләр. Курслар тәмамлангач аларга бердәм үрнәктәге сертификатлар бирелә,- ди Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе начальнигы Дилүзә Азизова.
“Өлкәннәр өчен Интернет” проект-программасы нигезендә дәресләр 42 сәгать укытылырга тиеш. Агымдагы елда Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган курста 6 пенсионер "белемен" күтәрә. Дәресләрне югары белемле укытучы Рамиль Абдрахманов укыта.
Укуның барышы белән танышу максатыннан Пенсия фондының райондагы бүлеге җитәкчесе Роза Гафарова, Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Дилүзә Азизова, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов та килгән иде.
- Пенсия фонды тарафыннан тудырылган менә шушы мөмкинлектән файдаланып, курсларга язылуыгыз һәм яшьләрдән калышмыйча интернет серләренә төшенә башлавыгыз куандыра, әлбәттә, уңышлар сезгә,-диде Роза Гафарова өлкәннәр белән очрашу вакытында.
Без биредә булган көнне өлкәннәребез электр энергиясе, газ һәм башка коммуналь хезмәтләр өчен килгән квитанцияләрне дәүләт порталы аша түләргә өйрәнделәр. Укулар санитар-эпидемиологик кагыйдәләр нигезендә башкарыла, өлкәннәребез саклагыч маскалардан һәм компьютерлар куелган өстәлләр дә дистанция саклап урнаштырылган.
- Почтальонга биреп яисә почта аша барып түләгәнче, өйдә утырган килеш кенә, компьютер аша түләве әйбәт бит инде, заманадан да калышасы килми,- ди Яңа Кәкерле авылында озак еллар буе газета-журналлар таратучы булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Рәмзия Билалова.
- Авылдашларым дәресләргә бик теләп йөриләр, һәркайсы өйрәнергә тырыша, күбесенең өендә компьютерлары да бар,-ди Рамиль Абдрахманов.
- Тормыш гел алга бара бит, ә тормыштан артта калырга безнең хакыбыз юк. Безгә шундый мөмкинлекләр тудырган өчен җитәкчеләргә ихлас рәхмәт ,- диләр өлкәннәр бертавыштан.
Өлкән буын вәкилләре яшьләр кебек бөтен нәрсәне шунда ук отып алмаса да, алар түземлерәк, тырышрак. Әгәр кеше шундый сыйфатларга ия икән, аны, һичшиксез, уңыш көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев