Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә көзге чакырылыш тәмамланды

Шушы көннәрдә П.В. Дементьев исемендәге парктан быелның көзге чакырылышы кысаларында хәрби хезмәткә алынучы соңгы төркемдә Николай Мискин (Яңа Элмәле), Рәсим Сәгъдиев (Кече Чынлы) һәм Ранил Камалов (Шланга) Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына озаттык.

Тантанада  Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, авыл җирлекләре башлыклары, иҗтимагый һәм ветераннар оешмалары вәкилләре, булачак солдатларның әти-әниләре һәм туганнары катнашты.

«Бу ел белән сез урынлы горурлана аласыз, һәм сезгә беркайчан да аның өчен сезгә оят булмаячак, - дип, аларга теләкләрен җиткерде Айрат Фиркатович. – Армиядәге хезмәт хәзер бик нык үзгәрде, солдатлар өчен уңай шартлар тудырылды. Сезнең хәзер телефоннардан файдалану мөмкинлегегез бар, һәм мин сезне туганнарыгыз турында онытмавыгызны, аларга шалтыратуыгызны сорыйм». Айрат Фиркатович шулай ук булачак солдатларның әти-әниләренә туган илне сакларлык уллар үстергән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

- Ватанны, гаиләсен, туганнарын саклау һәр ир – атның изге бурычы. Безгә ул бурычны Әфганстан комлыкларында һәм тау – таш араларында үтәргә туры килде. Хәрби анттан берәү дә читкә тайпылмады. Һәрберебез хәрби антка тугрылык сакладык. Сез дә хәрби хезмәтегезне үрнәк төстә үтәп туган якларга кайтырсыз дип ышанам”,- дип билгеләп үтте үзенең чыгышында әфганчыларның район советы рәисе Виктор Петухов.

Быелгы көздә Россия армиясе сафларын Чүпрәленең 50 егете тулыландырды. Чакырылыш чоры хәвеф – хәтәрсез үтте. Хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында арасында ВДВ, Росгвардия һәм спецназ частьларында хезмәт итәргә теләүчеләр аз түгел иде, әмма хәзер бу частьләр контрактчылар хисабына күбрәк тулылана, шуңа күрә аларга чакыру да чикләнә бара.  

"Январь башыннан республиканың хәрби комиссариатлары киләсе чакырылышны 2020 елның язында әзерли башлаячак. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре 2003 елда туган үсмерләрне медицина һәм хәрби исәпкә кую, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле шәхси составны өйрәнү, хәрби хезмәткә чакырылучыларның исемлеген төзү һ.б. белән шөгыльләнәчәк», - дип искәртте Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссариат вәкиле Нуршат Салихова. Рәсемдә: берничә минуттан әлеге егетләр утырган автобус Казанга – республиканың “Патриот” чакыру үзәгенә юл алды. Автор фотосы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев