Чүпрәледә исерек шоферларны ачыклау дәвам итә
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек шоферларны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә.
Чираттагы рейдлар барышында октябрь аеның ике декадасы эчендә генә дә район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек килеш руль артына утырган ике шофер ачыкланган. Алар Городище, Иске Дуан һәм Шланга авылларында яшәүчеләр. Алар икесе дә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган һәм хәзер аларга законны бозган өчен җавап бирергә туры киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, шоферны беренче тапкыр исерек килеш тотканда, аның җинаяте җинаять буларак бәяләнми, шулай да ул җиңел генә котыла алмый. Беренче тапкыр кагыйдә бозган өчен җәза: 30 000 сум күләмендә штраф; машина йөртү таныклыгыннан 1,5 - 2 елга мәхрүм итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев