Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Ильмир Хәйбуллов истәлегенә хоккей булды

Турнирда Чүпрәле районының ике командасы: Городище һәм Чүпрәле  һәм Кайбыч районы командалары катнашты.

“Алтын Барс” боз сараенда яшүсмерләр арасында Татарстан чемпионы Илмир Хәйбуллов истәлегенә багышланган алкалы хоккей буенча турнир узды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов яшь спортчыларны сәламләп, аларга уңышлар һәм җиңел җиңүләр теләде. Һәм Илмир Хәйбулловның биографиясе белән дә кыскача  таныштырды.

Спортчылар алдында Илмирның әнисе Рузания апа Хәйбуллова да чыгыш ясады һәм әлеге турнирны оештыручыларга рәхмәт белдерде, командаларга уңышлы уеннар теләде. Турнирны күзәтергә элек елларда Илмир Хәйбуллов белән бер командада уйнаган Илгиз Хафизов та килгән иде, ул Рузания апа Хәйбулловага истәлекле бүләк тапшырды.

Беренче булып бозда Городище һәм Кайбыч районы хоккейчылары көч сынашты. Икенче булып Городище һәм Чүпрәле командалары уйнады. Ә өченче булып бозга Чүпрәле һәм Кайбыч районнары командалары чыкты. Нәтиҗәдә, Чүпрәле командасы 9:1 исәбе белән кайбычлыларны җиңүгә иреште һәм лаеклы рәвештә 1нче урынны яулады. Городище командасы икенче булды, ә өченче урынны Кайбыч районы командасы алды.

Турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде. Ярослав Юркин (Городище) "Иң яхшы уенчы" дип танылды, Илназ Җаббаров (Чүпрәле) - "Иң яхшы һөҗүмче", Марат Миңнуллин (Кайбыч) - "Иң яхшы сакчы" булды.

Барлык призер командаларга һәм иң яхшы уенчыларга номинацияләр буенча дипломнар, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Турнирның судьялары Руслан Алимов һәм Даниф Шәрәфетдинов та, гадел хөкем иткәннәре өчен, бүләксез калмады.

Белешмә

Ильмир Хәйбуллов кечкенәдән үк спортның барлык төрләре белән шөгыльләнгән, хоккейда яхшы уйнаган. 1991 елда Чүпрәле районы җыелма командасы составында авыл районнары арасында Татарстан Республикасы чемпионы исеменә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев