Чүпрәледә иң яхшы укытучылар һәм тәрбиячеләр ачыкланды
Бәйге
Районның 11 педагогы “Ел укытучысы – 2022” һәм “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинацияләрендә көч сынашты
Бәйгенең муниципаль этабы кысаларында укытучылар ачык дәресләр, педагогик мастер-класслар үткәрделәр.
Конкурс 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында узды. Анда Зур Аксу урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Кристина Лаврентьева, Городище урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Никитина, Иске Элмәле башлангыч мәктәбе-балалар бакчасының башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Волкова, Иске Шәйморза урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алена Прохорова, Чуаш Чүпрәлесе урта мәктәбенең биология укытучысы Надежда Годунова, Шланга урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Чулпан Латыйпова, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең химия укытучысы Виктория Яковлева, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Нәфиева, Советлар Союзы Герое Зариф Алимов исемендәге Яңа Кәкерле төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлинә Вильданова, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәзимә Кәримова, Советлар Союзы Герое Исмәгыйль Хәкимов исемендәге Зур Чынлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Хәлиуллова катнашты.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бәйге барышында барлык катнашучылар да үзләренең интеллектуаль дәрәҗәсен, методик белемен, югары һөнәри осталыкларын, укытыла торган фән буенча тирән һәм ныклы белемнәрен күрсәтеп, биремнәрне уңышлы үтәделәр.
Һәм менә бәйгегә йомгак ясау вакыты җитте. Тантаналы чарада район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов, укытучылар, жюри әгъзалары катнашты. Илсур Халитов бәйгедә катнашучыларны уңышлары белән котлады һәм аларга яңа иҗади җиңүләр теләде.
– Укытучы – ул һөнәр генә түгел, ә сәләт тә,- дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында.
Аннары ул бәйгедә җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләде, аларга чәчәкләр, дипломнар тапшырды.
“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы”
Бөтенроссия конкурсы-ның региональ этабында 1 урынны Илсөяр Хәлиуллова яулады. 2 урынга – Нәзимә Кәримова, 3 урынга Гөлинә Вилданова лаек дип табылды.
“Ел укытучысы – 2022”
Бөтенроссия конкурсы-ның муниципаль этабында “Педагогик дебют” номинациясендә 3 дәрәҗә Диплом белән Кристина Лаврентьева, 2 дәрәҗә Диплом белән Надежда Годунова, 1 дәрәҗә Диплом белән Виктория Яковлева бүләкләнде.
“Ел укытучысы – 2022” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында Алена Прохорова – 3 урынны, Чулпан Латыйпова – 2 урынны һәм Римма Нәфиева 1 урынны яулап, җиңүче дип табылды.
“Ел тәрбиячесе”
Бәйгегә нәтиҗә ясау кысаларында 24 январьда үткән “Ел тәрбиячесе” республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре дә билгеле булды һәм призлы урыннар яулаган тәрбиячеләр дә бүләкләнде.
Айгөл Садыйкова (район үзәгендәге “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе), Светлана Митрофанова (Иске Элмәле башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы тәрбиячесе), Инга Басыйрова (Иске Шәйморза балалар бакчасы тәрбиячесе) лауреат Дипломнары белән бүләкләнделәр. Гөлүсә Миначева (Шланга балалар бакчасы тәрбиячесе) – 2 дәрәҗә Диплом, Зөлфия Шәрипова (район үзәгендәге “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе) 1 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Бәйгенең муниципаль этабында призлы 1 урынны яулаган укытучылар һәм тәрбиячеләр район данын зона этабында катнашып, яклаячаклар. Аларга уңышлар һәм җиңүләр телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев