Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Эчке эшләр бүлеге ветераннары бәйрәмнәрен билгеләде

17 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге ветераннары һәм пенсионерлары н билгеләп үттеләр.

Эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннары көне уңаеннан район эчке эшләр бүлегенең актлар залында тантаналы чара узды. Чарага ветераннар - лаеклы ялга чыккан әлеге служба хезмәткәрләре чакырылган иде. Утырышка, шулай ук, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча иҗтимагый совет рәисе Рамил Абдрахманов та еатнашты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Раил Гатауллин, ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция майоры Фариз Шакиров һәм Рамил Абдрахманов ветераннарны бәйрәмнәре белән котлап, рәхмәт сүзләрен белдерделәр, исәнлек, гаилә бәхете теләделәр.

Чара барышында отставкадагы милиция майоры Илһам Нәфиевка бүлекнең ветераннар хәрәкәтендә актив катнашканы, яшьләргә әхлакый-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Юбилярлар: отставкадагы эчке хезмәт капитаны Венера Алимова, отставкадагы милиция капитаны Рәфыйк Яфизов бүләкләр алды.

Соңыннан ветераннар арасында  Анголада һәм Төньяк Кавказ төбәгендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы, «Батырлык өчен» медале кавалеры отставкадагы милиция майоры Фәркать Шиһапов призларына шахмат-шашка буенча ярышлар оештырылды.

Шахмат уены нәтиҗәләре буенча отставкадагы полиция капитаны Айрат Хуҗиев – 1 урын, отставкадагы полиция майоры Илһам Нәфиев – 2 урын, отставкадагы полиция өлкән лейтенанты Владимир Шумилов 3 урынны алды.

Шашка уенында отставкадагы полиция прапорщигы Данир Мердеев – 1нче, отставкадагы полиция прапорщигы Герман Дубанов – 2нче, отставкадагы полиция өлкән лейтенанты Илһам Якупов 3нче урынга чыктылар.

Барлык призерларга да Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Ярышларның иганәчесе отставкадагы милиция майоры Фәркать Шиһапов иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев