Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Борындык поселогы ягыннан килә торган су челтәрен тоташтыралар

Элек елларда район үзәгендә су белән тәэмин ителгән 816 абонент исәпләнсә, соңгы елларда аларның саны 1085кә җиткән.

Абонентлар санының артуы һәм елларның корылыклы килүе, әлбәттә, барлык йортларны да су белән тәэмин итүгә үзенең кыенлыкларын өсти. Кайбер урамнарга, күпфатирлы йортларга су барып җитми, я булмаса басымы җитми. Район җитәкчелеге исә әлеге проблемаларны хәл итү юлларын эзли. Шуның нәтиҗәсе булып  бүгенге көндә башкарылучы эшләр – Борындык поселогы ягыннан килә торган су челтәренә инде районда булган, элек елларда төзелгән су челтәрен тоташтыру тора.

“Прогресс” җәмгыяте директорының су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча  урынбасары Александр Храмов Борындык станциясендә өч су скважинасы эшләп торуы турында сөйләде безгә. Бер скважинага тәүлеклегенә  1000 м3 су туплана. Әлеге скважиналардан су торбалар буенча Борындык станциясе, Иске Шәйморза, Кече һәм Зур Чынлы, Хорновар-Шигали, Иске Дуван, Алешкин-Саплык авылларына килә. Моның өчен Борындык станциясеннән алып Алешкин-Саплык авылына кадәр җир астына 64 км.дан артык  озынлыкта торбалар салынган. Алешкин-Саплык авылыннан да Иске Чүпрәлегә кадәр 5 км. 37 метрга су торбалары сузылган. Хәзер инде Иске Элмәле белән Иске Чүпрәле арасында суэтем башнясын (водонапорная башня) урнаштырасы калган һәм ул эшләр дә башланган инде.

Реклама

Шулай итеп район өч яклап: Борындык, Кушкуак һәм Иске Элмәледән килүче су белән тәэмин ителәчәк. Бүгенге көндә район үзәгенә су җибәрү өчен Алешкин-Саплык авылында су насосны урнаштыру эшләре дә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев