Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә

 ЮХИДИ статистикасы буенча, нәкъ менә каникуллар вакытында балалар катнашкан юл-транспорт һәлакәтләре саны арта.

Июль башында район автоинспекциясе хезмәткәрләре “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Буа бүлекчәсе белән берлектә, районның мәктәп яны лагерьларында юл хәрәкәте иминлеге буенча чаралар оештырдылар һәм җәйге лагерьларда ял итүче балалар белән әңгәмәләр үткәрделәр.

Иске Шәйморза урта мәктәбе каршында оештырылган “Кояшкай”,  Иске Чүпрәле күппрофильле лицеендагы “Чишмә”, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендәге “Кояшкай” җәйге сәламәтләндерү лагерьларында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чаралар узды. Әңгәмәләр үткәрелде, балалалар бик теләп кроссвордлар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр, кызыклы уеннар уйнадылар, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган мультфильмнар карадылар. Чара барышында яшь велосипедта йөрүчеләргә дә аерым игътибар бирелде. 14 яшькә кадәрге балаларга велосипед белән юлның хәрәкәт итү өлешенә , юл аша чыгу тыела, юл аркылы велосипедны этеп, җәяүләп чыгарга кирәклеген дә искә төшерделәр автоинспекторлар. Чара ахырында балаларны патруль машинасы белән дә таныштырдылар. Теләге булган балаларга юл-патруль хезмәтенең патруль машинасы руле артында утыру мөмкинлеге бирелде.

Реклама

Соңыннан полиция хезмәткәрләре барлык балаларга да юл йөрү кагыйдәләре буенча брошюралар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев