Чүпрәледә "Автоледигә чәчәкләр" акциясе узды
Акциянең максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын юл хәрәкәте иминлеге проблемаларына җәлеп итү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашкан башка кешеләргә карата хөрмәт белән карауны тәрбияләү иде.
Халыкара хатын-кызлар көне һәм ЮИД хәрәкәте оешуга 49 ел тулу алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ Буа бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең ЮИД отряды белән берлектә "Автоледи өчен чәчәкләр" акциясе үткәрде.
Акциянең максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын юл хәрәкәте иминлеге проблемаларына җәлеп итү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашкан башка кешеләргә карата хөрмәт белән карауны тәрбияләү иде.
Акция барышында ЮХИДИ инспекторлары һәм ЮИДлылар машина йөртүче хетын-кызларны 8 март – Хатын-кызлар бәйрәме белән котладылар, балалар исә аларга үз куллары белән ясаган чәчәкләр һәм открыткаларны бүләк иттеләр. ЮИДчылар, шулай ук, хатын-кызларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, куркынычсызлык каешын эләктерергә, балаларны тотып тору җайланмаларында йөртергә кирәклеген дә исләренә төшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев