Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Армиягә озатулар дәвам итә

21 июнь көнне иртән П.В.Дементьев исемендәге паркта хәрби хезмәткә чакырылучыларның чираттагы төркемен РФ Кораллы Көчләре сафларына озату булды.

Бу көнне районның өч егете: Яңа Элмәле авылыннан Станислав Николаев, Зур Чынлы авылыннан Инсаф Хафизов, Югары Каракитә авылыннан Алмаз Айрат Якуповны тантаналы шартларда озаттык. Тиздән армия сафларын тулыландырачак егетләрне озатырга әти-әниләре, туганнары һәм якын дуслары килгән иде. Әлеге чарада, шулай ук, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов яшь солдатларга хезмәтләрендә уңышлар теләде.

- Кайда гына хезмәт үтсәгез дә, уңышлар, ышанычлы хезмәттәшләр  юлдаш булсын сезгә. Онытмагыз, без, әти-әниләрегез, дусларыгыз сезне көтәбез,- диде ул. 

Иртәнге сәгать 5тә призывниклар утырган автобус Казанга юл тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев