Чүпрәледә 8000 гектарга якын мәйданда чәчү эшләре башкарылды
Авыл хуҗалыгы
Район буенча 8000 гектарга якын мәйданда чәчү эшләре башкарылды. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белдерә.
Хәзерге вакытта хуҗалыкларда сабан бодае, арпа, борчак, солы, шикәр чөгендере, катнашазык һәм берьеллык үләннәр чәчелә. Уҗымнарны тукландыру эшләре дә дәвам итә.
“Цильна” җәмгыяте һәм “И.Ф.Мәхмүтов” крестьян-фермер хуҗалыгы язгы кыр эшләрендә иң өлгерләрдән. “Цильна”да 300 гектар мәйданда сабан бодае, 650 гектарда арпа, 100 гектарда солы, 100 гектарда борчак, 300 гектарда шикәр чөгендере; “И.Ф.Мәхмутов” хуҗалыгында 270 гектар мәйданда арпа, 140 гектарда шикәр чөгендере, 170 гектарда көнбагыш орлыклары җир куенына салынган.
“И.Ф.Мәхмутов” КФХда бу көннәрдә «МТЗ-82.1» тракторы белән Радик Хәйретдинов ярдәмчесе Газыйм Мөхәммәтҗанов белән - шикәр чөгендере, “МТЗ-12.21” маркалы трактор белән Марат Нигъманов көнбагыш чәчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев